поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЗАКИРОВ ИСХАК

(1911–1944)

Шагыйрь Исхак Кадыйр улы Закиров 1911 елның 14 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. Мулланур Вахитов исемендәге татар урта мәктәбендә укый. Шунда укыганда бер төркем укучылар ундүрт яшьлек Исхак Закиров мөхәррирлегендә «Ислам баласы» исемле иҗтимагый-сәяси һәм дини-милли эчтәлектәге кулъязма журнал чыгара башлыйлар. Журнал 1925 елдан 1928 елга кадәр дәвам итеп (барлыгы 37 сан), җирле ОГПУ органнары тарафыннан туктатыла, балигъ яшьтә булмаган укучы авторлары мәктәптән куыла, өлкәннәрдән 12 нче мәчет имам-хатибы Якупов, мөәзин Ш.Ибраһимов, Исхакның әтисе Кадыйр Закиров һәм журналның соңгы балигъ яшьтәге мөхәррире З.Абдуллин хөкемгә тартылалар. Тикшерү барышында журналга «Хакыйкать йолдызы» исемле яшерен оешманың органы булган дигән сәяси мөһер сугыла һәм гаепләнүчеләрнең һәркайсына хөкем карары белән төрлечә җәза бирелә.

Мәктәптән куылган Исхак шулай да урта белем алуга ирешә, аннан соң читтән торып укып Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 1934–1941 елларда ул әүвәл Татарстан дәүләт нәшриятында, соңыннан Татарстан Язучылар берлегендә бухгалтер булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, Исхак Закиров фронтка җибәрелә, бик күп канлы бәрелешләрнең шаһиты була, совет гаскәрләре белән бергә Белоруссия җирләрен азат итү сугышларында катнаша, шәхси батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, шул сугыш шартларында партиягә әгъза итеп алынып, үзе хезмәт иткән ротаның парторгы итеп сайлана. 1944 елның 14 июлендә Витебск өлкәсенең Гордилово авылы янында барган бәрелешләрнең берсендә Исхак Закиров, ротаны һөҗүмгә күтәреп, дошман ныгытмаларын атакалаганда каһарманнарча һәлак була. Бу соңгы батырлыгы өчен ул үлеменнән соң II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән билгеләп үтелә.

И.Закировның шигырьләре көндәлек матбугатта 1929 елдан басыла башлый. Шагыйрьнең иҗат мирасы зур түгел, ләкин шул кечкенә мираста да аның поэтик фикер йөртә белүе, тормыш күренешләрен, кеше йөрәгендәге хис-тойгыларны шигъри тел белән әйтеп бирергә омтылуы ачык күренә. Шигырьләренең күпчелеге патриотизм, интернационализм, батырлык темаларына багышланган. Бу темалар шагыйрьнең Ватан сугышы чорында иҗат иткән шигырь һәм очерк язмаларында аеруча калку төс ала. Сугыш елларында аның шигырьләре һәм очерк язмалары «Алга, дошман өстенә!» дигән фронт газетасында һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы битләрендә басыла.

Шагыйрьнең шигъри иҗатыннан аерым үрнәкләр «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961, 1985) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) кебек җыентыкларда урын ала.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Исхак Закиров (1977–1944) / төз. С.Шакир. Алар сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 183–184 б.
Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969.

* * *
Кашапов Р. «Мы сурового времени дети...» // Идель. – 1996. – № 7–8. – С. 46–47.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»