поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЮЗИЕВ АЙДАР

Гарәп теле белгече, тәрҗемәче Айдар Нил улы Юзиев 1958 елның 7 июнендә Казанда туа, галим Нил Юзиев гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Гаиләдә хөкем сөргән иҗади мохит аның алдагы рухи омтылышларының да юнәлешен билгели. Казанда урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1975 елда Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетына укырга керә һәм 1980 елда аның гарәп бүлеген тәмамлый. Университеттан соң, 1981–1983 елларда, Совет Армиясенең Махсус контингент әзерләү үзәгендә тәрҗемәче (гарәп теле) булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, А.Юзеевның хезмәт юлы һәм гыйльми эшчәнлеге, нигездә, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге (1996 елдан – Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты ) белән бәйле, анда ул 2001 елга кадәр эшли. 1986–1989 елларда СССР Фәннәр академиясе Фәлсәфә институтының Шәрык секторында аспирантура тәмамлап, 1990 елда шунда «Шиһабетдин Мәрҗани карашлары һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе» дигән темага кандидатлык, 1998 елда «ХVIII–ХIХ гасырларда татар фәлсәфи фикере» дигән темага докторлык диссертацияләрен яклый.

А.Юзеевның фәнни-әдәби тикшеренүләре өлкәсе – татар иҗтимагый-фәлсәфи фикере тарихы һәм ислам фәлсәфәсе. Бу темаларга төрле көндәлек һәм монографик басмаларда, гыйльми җыентыкларда аның илледән артык фәнни һәм әдәби-публицистик хезмәте дөнья күрә. Ул шулай ук татар иҗтимагый фикере һәм фәлсәфәсенә багышланган укыту-методик кулланмалар, гарәп теленнән тәрҗемәләр авторы һәм фәнни басмаларның редакторы буларак та билгеле. Аерым алганда, аның фәнни-әдәби мөхәррирлегендә күренекле әдәбият галиме, профессор Н.Юзиевның тормыш юлын һәм иҗат мирасын төрле яклап яктырткан «Нил Юзиев – шигъри җанлы акыл иясе» дигән күләмле җыентыгы (2002) дөнья күрә.

А.Юзиев – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мировоззрение Ш. Марджани и арабомусульманская философия. – Казань: ИЯЛИ, 1992. – 156 с. – 300 экз.
Шихаб ад-дин Марджани: мыслитель, религиозный реформатор, просветитель: монография. – Казань: Иман, 1998. – 60 с. – 3000 экз.
Татарская философская мысль конца ХVIII–ХIХ вв.: монография в 2-х книгах. – Книга 1. – Казань: Иман, 1998. – 90 с. – 300 экз.
Татарская философская мысль конца ХVIII–ХIХ вв. – Книга 2. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 192 с. – 2000 экз.
Татарская религиозно-философская мысль в общемусульманском контексте / соавт. Т.Ибрагим, Ф.Султанов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 239 с. – 2000 экз.
Философская мысль татарского народа: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 214 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Султанов Ф. Новый шаг на пути переосмысления татарской философской мысли // Эхо веков – Гасырлар авазы. – 2002. – № 1–2.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»