поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘЮП ХАРРАС

(1946–2008)

Шагыйрь Харрас Әюп (Харрас Гыйльмегали улы Әюпов) 1946 елның 21 августында Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туа. Түрештә башлангыч белем алып, 1964 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1964–1969 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Хезмәт юлын университетны тәмамлаган 1969 елда Мөслим район газетасы «Авыл утлары» редакциясендә өлкән әдәби хезмәткәр булып башлый, соңрак газетаның авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли.

1972 елда Х.Әюп гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм бөтенләйгә шәһәрдә төпләнеп кала. Шул елның апреленнән 1983 елның декабренә кадәр, ягъни унике елга якын, ул «Татарстан яшьләре» газетасында эшли. 1983 елдан башлап хезмәтен Татарстан китап нәшриятында дәвам иттерә: әүвәл матур әдәбият редакциясендә мөхәррир була, 1992 елның сентябреннән – шул редакциянең мөдире, 1994–2007 елларда Харрас Әюп нәшриятның баш мөхәррире вазифаларын башкара. 2007 елдан ул кабат матур әдәбият редакциясе мөдире хезмәтендә.

Харрас Әюпнең беренче язган шигырьләре урта мәктәптә укыган чорга – узган гасырның алтмышынчы еллары башына туры килә. Аларның берсе 1962 елда район газетасында басылып та чыга. Шуннан соң ул үзенең шигъри әсәрләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша башлый, язганнары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә дә урын ала. Университетта укыган елларында ул инде әдәби иҗат эшенә җитди игътибар биреп, «Әллүки» иҗат берләшмәсенә мавыгып йөри, тәҗрибә туплый, танылган язучылар, шагыйрьләр белән аралаша. Шигырьләре республика газета-журналларында, «Идел» альманахында, яшь авторларның күмәк җыентыкларында дөнья күрә. Әдәби тәнкыйтьтә исеме телгә кереп, шигырьләре алтмышынчы елларда татар поэзиясенә яшь каләмнәр иҗаты белән килеп кергән яңарышның бер чагылышы буларак бәяләнә. 1980 елда «Ышаныч» дип исемләнгән беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Аннан соң бер-бер артлы дөнья күргән «Кояшлы яңгыр» (1983), «Каен балкышы» (1985), «Таң суы» (1987), «Төнге кояшлар» (1989), «Сабыр савытлары» (1992), «Җәяүле буран» (1996), «Көй эзләү» (2001), «Ут аркылы сикерү» (2004), «Йөз яктысы» (2005) китаплары Х.Әюпне шигърият сөючеләргә сүз тәмен белгән, халык рухын, милләт гамен яхшы тойган җитди каләм иясе итеп таныталар.

Х.Әюп поэзиянең эпик жанрларында да уңышлы эшләп килә. Аның «Авыл җаны», «Көй эзләү», «Йөрәк атым», «Базарлар», «Су хәтере», «Биш вакыт намаз» кебек катлаулы заманыбыз тормышының аерым үзенчәлекләрен һәм билгеләрен тирән һәм тәэсирле итеп ачып биргән уйлы-фикерле поэмалары укучы күңеленә юлны тиз таптылар.

Х.Әюпнең күп кенә лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан көйгә салынган. «Сиңа гына язган хатлар» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Кайда син, гармун?», «Миләш» (З.Хәйретдинов музыкасы), «Исемеңне язган идем» (Р.Хәсәнов музыкасы), «Гомерләр узып бара», «Ай-һай, дөнья...» (М.Шәмсетдинова музыкасы), «Чакыру» (Г.Мингалиев музыкасы), «Авыл карчыклары» (Р.Вәлиев музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң танылып, радио-телевидение аша һәм сәхнәләрдән әледән-әле яңгырап торалар. Әдәби иҗат өлкәсендә һәм җыр жанрында ирешкән уңышлары өчен шагыйрь 1994 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Шагыйрь 2008 елның 7 октябрендә кинәт вафат була, туган авылы Мөслим районы Түреш авылы зиратына җирләнә. Вафатыннан соң Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә.

Х.Әюп – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ышаныч: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 144 б. – 2500 д.
Кояшлы яңгыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.– 80 б. – 3600 д.
Каен балкышы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 96 б. – 1300 д.
Таң суы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 119 б. – 1300 д.
Төнге кояшлар: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 159 б. – 2000 д.
Сабыр савытлары: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 207 б. – 3000 д.
Биш вакыт намаз: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 15 б. – 5000 д.
Җәяүле буран: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Ф.Зөлкарнәй. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 385 б. – 2000 д.
Көй эзләү: поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 110 б. – 2000 д.
Ут аркылы сикерү: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Мәгариф, 2004. – 175 б. – 2000 д.
Йөз яктысы: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 415 б. – 2000 д.

* * *
Ташка язганнар сөюне: шигырьләр, поэмалар – Өфө: Китап, 1994. – 272 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Летнее течение: стихи, поэмы / предисл. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 191 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнетдинова Д. Ак кәгазьдә күңел нуры // Татарстан яшьләре. – 1981. – 13 гыйнв.
Гыймадиев И. Шагыйрь күңеле // Соц. Татарстан. – 1990. – 2 нояб.
Мостафин Р. Сабыр савытлары бар икән // Казан утлары. – 1994. – № 3. – 158–160 б.
Сибат Р. Гомерлек аргамак // Ватаным Татарстан. – 1994. – 29 июль.
Галимуллин Ф. Яшен дисеннәр... // Шәһри Казан. – 1995. – 24 март.
Вәли Р. Гомерләрнең өйлә туры җиткән... // Шәһри Казан. – 1996. – 23 авг.
Әхмәтҗанов М. «Нәселемнең мин бер тәрәзәсе...» // Мәдәни җомга. – 1996. – 5 июль.
Зөлфәт. Тыелгысыз кош сере // Казан утлары. – 1996. – № 8. – 78 б.
Харрасова Р. Шагыйрь җанына ни җитми? // Мәгърифәт. – 1996. – 16 авг.
Гаташ Р. Тын, илаһи гыйбадәт // Ватаным Татарстан. – 1996. – 20 авг.
Әхмәтҗанов М. Без – Кояштан // Татар иле. – 1996. – 31 авг.
Минһаҗ Р. Дөньялардан узып барган чакта йөрәк атларыңны югалтма // Ватаным Татарстан. – 1996. – 9 окт.
Поварисов С. Ташка язылган мәхәббәт // Кызыл таң (Уфа). – 1997. – 6 авг.
Бакиров М. Күкрәгеңдә көең исән булсын // Мәдәни җомга. – 2005. – 15 апр.
Шәмсутова А. «Сискәндереп гамьсез көнне…» // Казан утлары. – 2006. – № 1. – 115–119 б.
Журналның Харрас Әюп иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2006. – № 8. – 61–122 б.
Садриев Ф. Тулпар дилбегәсен нык тотып // Мәгърифәт. – 2005. – 23 апр.
Морат Г. Көй эзләү // Мәдәни җомга. – 2006. – 7 апр.
Лерон Л. Бу дөньяның карасына мана-мана... // Шәһри Казан. – 2006. – 15 апр.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»