|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Юллар (Булат һәм Дилә Нигъматуллиннар)Ләбиб Айтуганов көе Әхмәт Ерикәй сүзләре
Бизмәгәндәй яшәү бәхетеннән,
Юл йөрүдән мәңге бизмәм мин;
Юллар, юллар, инде ничә еллар
Аерыла алмыйм сездән мин.
Алларымда якты йолдыз төсле
Мавыктыргыч утлар яналар;
Юллар, юллар, борма-борма юллар
Шул утларга таба баралар.
Яшьлек хисен, тынгысызлык дәртен
Вакыт яңгырлары юмасын.
Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын.
Тибрәндереп якты уйларымны,
Җәйрәп ята данлы, киң Илем;
Юллар, юллар, алга таба дәшә,
Бармый калыр хәлем юк минем. |
Иң күп укылган
|