поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЙОСЫФБИК

70 нче еллар урталарында әдәбиятның бу юнәлешендә игътибарга лаек бер күренеш булып ала: биографияләре Казагстан районнары белән бәйле күренекле татар шагыйрьләре (Ә. Кормаши, Л. Галиулла улы һ. б.) казакъ халкына да аңлаешлы әсәрләр — дастаннар, кыйссалар язарга омтылганда, казакъ шагыйре Йосыфбик Шәйхелислам улы «Кыйссаи Сәйфелмөлек Бәдигыльҗамал» (1876) дигән әсәрен татар телендә иҗат итә. Автор бу әсәрне язу читен булганын, чөнки ул аны «саф төрки телдә» (әдәби татар телендә) язарга омтылганын әйтә. Әсәр нигездә татар телендә язылган. Ләкин анда казакъ теле үзенчәлекләре дә күренгәли:

Диюләр падишасын устап алды,
Аягы мән кулына көшән салды.

(Диюләр падишасын тотып алды,
Аяк белән кулына богау салды.)

Автор XVII йөз шагыйре Мәҗлеси әсәре «Сәйфелмөлек»нең сюжетын яңабаштан, дүрт юллы строфалар белән, язып чыга. «Кыйссаи Сәйфелмөлек»нең шундый яңа нөсхәсе кирәген ул болай аңлата:

Борынгы нөсхәсенә күзем салдым,

Карасам — наданнарга сүзе дәмсез. Ягъни «борынгы нөсхәсе» гади халыкка аңлашылмый. Автор аны һәркемгә аңлаешлы, «тәмле» итеп, көнкүреш җырын җырлауга юнәлтмәкче була. Поэтикада ул Баһави «Бүз егет»ендә ачыкланган принципларны куәтли. Аңа мавыктыргыч сюжет, фольклордан һәм көнкүрештән килә торган халыкчан сурәтләр якын. Әсәрнең гади халыкка адреслануы да — Баһави тәкъдим иткән яңалыкларның яшәве һәм үстерелүе. Алар — шәхес кичерешләрен һәм Көнкүреш картиналарын сурәтләүгә килү юлындагы мөһим казанышлар:

Шаһбал хан: «Моның күзен уең! — диде.—
Тиресен тереләен суең, — диде, —
Тиресенең эченә саман тыгып,
Күчәгә уны асып куең!» — диде,—

кебек реалистик сөйләм, тормышчан сурәтләр, кешенең ачуың газабын төгәл бирүләр бу әсәрдә байтак. Иосыфбик Шәйхелислам улы шуннан соң да дистәләгән шигъри «кыйссалар» — дастаннар яза. Әмма «Сәйфелмөлектән соңгы әсәрләрендә инде аның теле казакъчага күчә бара.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»