|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ЙОЛДЫЗБалалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетта укуын тәмамлап чыккач, бер ел «Ялкын» журналында, аннары бер ел Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли. |
Иң күп укылган
|