поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘЙДИ ТӘҮФИКЪ

(1941-2001)

Тәүфикъ Әйди (Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинев) 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсе Шатура районы Туголееский Бор поселогында сезонлы эшче гаиләсендә туган. Бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апае районы Түбән Балтай (1941—1951; 1955—1957), Олы Бакырчы (1954), Омск өлкәсенең Азов районы Төк (1951—1953) авылларында уза. Татарстанда — татар, Себердә казакъ мәктәпләрендә укып, җиде класс белем алгач, 1957 елдан 1960 елга кадәр Алабуга китапханә техникумында укый, аннары өч ел Апае районының Урта Балтай авылымда китапханә мөдире, ә 1963 елдан башлап Казандагы промышленность предприятиеләрендә слесарь, аппаратчы булып эшли. 1973 елда, читтән торып укып, В. И. Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Студент елларында һәм аннан соң төзелештә, милиция бүлегендә, мәктәптә, республика халык иҗаты йортында, редакцияләрдә төрле вазифалар башкара, 1983—1985 елларда ул Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый.

Т. Әйдинең балалар өчен язган беренче хикәяләре «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә 1967 елдан басыла башлый. Шуннан бирле республика көндәлек матбугатында, «Казан утлары» журналында, 'Инешләр Иделгә кушыла» (1971) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре, мәкаләләре дөнья күрә. 1978 елда милиция хез-мәткәрләре тормышыннан алып язылган «Боҗра» исемле повесте басылып, °Дәби җәмәгатьчелекнең һәм укучыларның уңай бәясенә лаек була. Детектив жанрда язылган бу повесть 1980 елда Республика конкурсында премия ала һәм СССР Эчке эшләр министрлыгы, СССР Язучылар союзының махсус дипломы белән бүләкләнә.
Т. Әйди аеруча очерк, документаль публицистика жанрында нәтиҗәле эшли.

Халкыбызның күренекле галимнәре һәм сәнгать эшлеклеләре — СССРның халык артистлары Ришат Абдуллин, Мәрзия Даутова, Галия Измайлова, художниклар Фәйзрахман Әминев, Чыңгыз Әхмәрев, Әхмәт Кытаев, композитор Латыйф Хәмиди, галимнәр Шәүкәт Ибраһимов, Шәрфыйка Шәрәф һ. б. турындагы очерклары автор иҗат диапазонының киңлеген күрсәтә. 1984 елда Т. Әйдинең документаль очерклары тупланган җыентыгы дөнья күрде («Кайда да кадерле»).

Т. Әйди казакъ, кыргыз, уйгур, каракалпак һәм башка төрки телләрдән хикәяләр, повестьлар тәрҗемә итү юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара.
Т. Әйди— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Боҗра: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1978.—208 б. 15000.
Рец.: Хәйруллин М. Уңышлы адым.— Социалистик Татарcтан, 1979, 22 июнь. Вахидов Р. Интересная встреча.— Сов. Татария, 1979, 30 сентября.
Кайда да кадерле: Очерклар.— Казан:Таткитнәшр., 1984.—176 б. 6500, Рец.: Нәҗми Н.— Кызыл таң, 1984, 27 май.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Рөстәм Галиуллин. Әйдаман
Бикә Рәхимова. Ул беренче иде
Равил Фәйзуллин. Әйдәүче

Тәүфикъ Әйди: (Безнең сафка).—Казан утлары, 1983, № 9, 188 б.
Вәлиев М. Тугрылык.— Кит.: Вәлиев М. Яшьләр мәйданга чыга: тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1978, 85—90 б. «Тугрылык» хикәясе турында.
 

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды
(Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. –
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»