|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Яшәргә икән, яшәргә! (Айдар Галимов)Урал Рәшитов көе Роберт Миңнуллин сүзләре Эгәр йөрәк янмый икән,
Нигә ул андый йөрәк?
Ул йөрәкнең януыннан
Янмавы хәерлерәк.
Янарга икән, янарга,
Янарга азаккача,
Иң ахыргы ләззәткәчә,
Иң соңгы газапкача.
Кемгә кирәк аҗагандай
Тонык кына яшнәвең?
Яхшырактыр яшнәмәвең,
Яхшырактыр дәшмәвең.
Яшнәргә икән, яшнәргә,
Йөрәкләр көл булганчы,
Мизгелгә генә булса да
Төннәрең көн булганчы.
Эгәр янып яшәмәсәң
Яшәвең кемгә хаҗәт?
Э бит яшиләр шундыйлар,
Яшиләр — шунысы гаҗәп.
Яшәргә икән, яшәргә
Үзеңне җәлләмичә.
Безгә диелгән гомерләр
Түгел бит әллә ничә… |
Иң күп укылган
|