|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Яңа гасыр татар яшьләре (Илназ Сафиуллин)Тормыш агышында мәңге шау-шу,
Гел бер яктан таңнар яктыра.
Шул тәүлекнең гади бер мизгелен
Туктатырга безгэ ни тора?
Әйе, әйе, әйдә бергә җырлыйк,
Йөрәк тагын шулай яшьнәрме?
Киләчәкнең бүгенгесен сайлый
Яңа гасыр татар яшьләре.
Авырлыклар аша биеклеккә,
Әйдә, татар, кушыл агымга!
Милләтебез киләчәге өчен
Нигез ташы монда салына.
Әйе, әйе, әйдә бергә җырлыйк,
Йөрәк тагын шулай яшьнәрме?
Киләчәкнең бүгенгесен сайлый
Яңа гасыр татар яшьләре. |
Иң күп укылган
|