поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВӘЛИУЛЛИН РАЗИМ

Шагыйрь һәм композитор Разим Нәгыйм улы Вәлиуллин 1942 елның 3 гыйнварында Татарстанның Зәй районы Кәдек авылында туа. Әлмәт шәһәрендә 1 нче татар урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Әлмәт районының Миңлебай авылы мәктәбендә балалар укыта. 1963–1967 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында югары белем ала. Институтны тәмамлагач, рәсми юллама белән Лениногорск музыка һәм рәсем педучилищесына эшкә җибәрелә. Ул шунда утыз ике елдан артык музыка укытучысы булып эшли. 1993–2003 елларда исә Р.Вәлиуллин Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркәтибе хезмәтендә.

Разим бәләкәй чагында ук каләм тибрәтә башлый. Узган гасырның алтмышынчы еллар башында ул бик мавыгып Әлмәт әдәби берләшмәсенә йөри, шул вакытларда район газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә. Аннары музыка һәм шигърияттәге иҗади ашкынулар белән тулы студент еллары, күп кенә талантлы яшьләргә иҗатта юл ачкан Лениногорскидагы «Чишмә» әдәбият берләшмәсенә йөрү һәм соңыннан аны җитәкләү... Разим күп яза, поэмалар, балладалар, җырлар, лирик һәм публицистик шигырьләр, тәрҗемәләр аның каләме очыннан төшә генә тора. 1970 елда яшь шагыйрьнең ике дистәләп шигыре Татарстан китап нәшрияты серия рәвешендә чыгарган «Беренче карлыгачлар» күмәк җыентыгына урнаштырыла. Әмма шуннан соң, көндәлек матбугатта шигырьләре даими басылуына карамастан, шактый озак еллар буе ул, язучылар оешмасы һәм рәсми нәшрият даирәләрендә тиешле аңлау тапмыйча, әсәрләрен китап итеп бастыру мөмкинлегеннән мәхрүм булып яши. Бары тик узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап кына Әлмәт һәм Чаллы нәшриятларында шагыйрьнең бер-бер артлы шигъри җыентыклары дөнья күрә. Ул хәзер дистәгә якын шигъри китаплар авторы.

Разим – әрнүле-моңлы шагыйрь. Ул үзенең шәхси идеаллары, гүзәллеккә, сөю-сәгадәткә, гаделлеккә омтылган рухы-җаны белән үзен чолгап алган чынбарлык, җәмгыять арасындагы дисгармонияне, тәңгәлсезлекне нечкә тоя, сызлана. Шигырьләрендә сурәтләнгән лирик геройның хис-тойгылары еш кына өметсезлек мотивлары белән сугарылган икән, ялгызлыктан газап чиккән шәхес итеп күрсәтелгән икән, моны шагыйрь җанының җәмгыятьтәге гариплекләргә каршы кискен протесты дип аңларга кирәктер.

Р.Вәлиуллин үз иҗаты рухына якын шагыйрьләрне татар теленә тәрҗемә итүгә зур игътибар бирә. Аның С.Есенин, А.Блок, А.Ахматова, латыш шагыйре М.Чаклайс һәм башка милләт шагыйрьләреннән матур-матур тәрҗемә үрнәкләре бар. Ә япон шагыйре Исикава Такубокуның дүрт йөзләп кыска шигырьләрен тәрҗемә итеп, ул аерым китап итеп бастырып чыгара.

Разим Вәлиуллин үз шигырьләренә һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләренә бик күп көй язган талантлы композитор да, ул Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (1995). Аның шулай ук хор һәм оркестр өчен язган күләмле музыка әсәрләре дә бар. 1997 елда ул Россия (Татарстан) Композиторлар берлегенә әгъза итеп алына. Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002).

Р.Вәлиуллин – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Үз ягым: шигырьләр. – Әлмәт: Әлмәт шәһәр типогр., 1994. – 112 б. – 10000 д.
Зирекле елга: шигырьләр, элегияләр, балладалар. – Әлмәт: ТатАСУнефть, 1994. – 88 б. – 3000 д.
Уч төбендә кояш: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Бәшәр. – Чаллы: КамАЗ, 1995. – 95 б. – 5000 д.
Ак тулпарда: шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр. – Чаллы, 1996. – 112 б. – 3000 д.
Ком сәгате: шигырьләр. – Казан: Абак, 1996. – 182 б. – 5000 д.
Игелек ияләре: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2001. – 32 б. – 1000 д.
Сөюгә сөйкәнү: шигырьләр. – Әлмәт: Әлмәт шәһәр типогр., 2001. – 32 б. – 1000 д.
Сүзем бар: шигырьләр. – Казан, 2003. – 48 б. – 5000 д.
Күңел дулкыны: җырлар, романслар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 80 б. – 2000 д.
Алмас батыр кыйссасы: докум. повесть. – Әлмәт: Әлмәт шәһәр типогр., 2008. – 80 б. – 500 д.
Сөзгәк бозау: шигырьләр. – Әлмәт: Әлмәт шәһәр типогр., 2008. – 52 б. – 1000 д.

* * *
Гудит березовый огонь: стихи. – Альметьевск: городская типограф. Печатные технологии, 2002. – 32 с. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кәшфиева Л. Илһам диңгезләре көтсен // Аргамак. –1996. – № 2. –101–104 б.
Бәшәр Р. Бер җылы сүз // Аргамак. – 1996. – № 10. – 76–78 б.
Хәлим А. Маңгайларга язылган язмыш // Мәдәни җомга. – 1997. – 15 авг.
Шәрифуллин К. Рух биеклеге // Мирас. – 2002. – № 1. – 53 б.
Гайнетдин М. «Яшәүне ул миндә калдырды...» // Казан утлары. – 2002. – № 1. – 186–187 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»