поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ВӘЛИЕВА РЕЗИДА

Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева (Хәлилова) 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. 1947 елда Салават районының Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. 1952 елда университетны тәмамлап чыккач, ул утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли.

Р. Вәлиева — нигездә балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигъри тәҗрибәләре республика көндәлек матбугатында илленче еллардан күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1962—1983 еллар арасында, шагыйрәнең тагы унбиш җыентыгы дөнья күрә. Балалар язучысы буларак, аның иҗади уңышлары патриотик, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак» һ. б.), табигать, кош-корт, җәнлекләр турындагы һәм кече яшьтәге укучы балалар тормышына багышланган кыска шигырьләрендә ачыграк күренә.

Резеда Вәлиеваның өлкәннәр өчен язган әсәрләре дә бар. Аның даһи Ленин турындагы «Ильичка хат», М. Җәлил турындагы «Шагыйрь гомере»„ авылларда колхозлар төзүдә башлап йөрүче коммунист-укытучы, турындагы «Әткәм эзләре» дигән поэмалары һәм Бөек Ватан сугышы алдыннан авыл тормышын, авылның киң күңелле, олы җанлы кешеләрен сурәтләгән «Якты яр» исемле повесте әнә шундыйлардан.

Р. Вәлиева — тәрҗемә өлкәсендә актив эшләүче авторлардан берсе. Татар укучылары Н. Верзилинның «По следам Робинзона» («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н. Поповның «Юность Андрея» («Андрейның яшьлеге», 1960), Л. Смилянскийның «Сашко» (1961), Л. Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965), А. Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), В. Тельпуговның «Рассказы о Ленинe» («Ленин турында хикәяләр», 1980; берничә хикәя), С. Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) дигән китапларын Р. Вәлиева тәрҗемәсендә укыйлар. Р. Вәлиева— 1983 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»