поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВӘЛИЕВА РЕЗЕДА

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, тоташтан утыз дүрт ел (1952–1986) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була.

Р.Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Балалар язучысы буларак, Р.Вәлиеваның иҗади уңышлары ватандарлык хисләрен чагылдырган, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак», «Шагыйрь гомере» һ.б.), шигъри әкиятләрендә һәм бигрәк тә кече яшьтәге балалар тормышына, хайваннар, кош-корт, җәнлекләр дөньясына багышланган лирик һәм юмористик шигырьләрендә ачык күренә. Бер үк вакытта аның иҗатында мәхәббәт лирикасы, җыр һәм проза жанрлары да лаеклы урын били («Язгы сулар», «Якты яр», «Китмә, сөю!» җыентыклары). Нинди генә укучылар аудиториясен күздә тотып язмасын, шагыйрә кешеләр күңелен югары, гуманлы идеаллар белән рухландырырга омтыла. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын.

Р.Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр һәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигъри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә.

Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

Р.Вәлиева – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Минем дусларым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 16 б. – 25000 д.
Бака белән маймыл турында әкият: әкият-поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 16 б. – 24000 д.
Канатлы җайдак: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 40 б. – 10000 д.
Якты йолдызым: шигырьләр һәм поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 72 б. – 8000 д.
Зәңгәр иртә: шигырьләр, әкиятләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Рәхим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 240 б. – 10000 д.
Якты яр: повесть, хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 200 б. – 13000 д.
Ялгыз аккош: шигырьләр, поэмалар, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 224 б. – 10000 д.
Дәү әнигә барабыз: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 110 б. – 20000 д.
Китмә, сөю!: шигырьләр, җырлар, поэма. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 256 б. – 5000 д.
Нәниләр китабы: бакча балалары өчен шигырьләр, әкиятләр, җырлы-биюле уеннар, сценарийлар, табышмаклар, җырлар. – Казан: Матбугат йорты, 2000. – 135 б. – 2000 д.
Мыраубикә малае: шигырьләр, җырлар, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 126 б. – 3000 д.
Ак песи: әкиятләр. – Казан: Раннур, 2000. – 48 б. – 100000 д.
Зәңгәр алан әкияте. – Казан: Раннур, 2000. – 64 б. – 50000 д.
Күңелем гөлләре: шигырьләр, җырлар, поэмалар (сайланма әсәрләр). – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 416 б. – 3000 д.
Кояшлы яңгыр: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 655 б. – 3000 д.
Якты Ярда калган балачак: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 296 б. – 3000 д.
Мактанчык Кот-Кот: әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 62 б. – 3000 д.
Сүрелмәс җырым син: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 271 б. – 4000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ихсанова Л. Яңа китап – сөенеч // Шәһри Казан. – 1994. – 30 дек.
Әхмәтҗанов М. Куштирәкле туган җир җылысы // Мәдәни җомга. – 2000. – 28 апр.
Рәшит Ә. Тәгәри китте йомгагым... // Шәһри Казан. – 2003. – 11 дек.
Минһаҗева Л. Бәхетле иҗат иясе // Казан утлары. – 2004. – № 10. – 163–165 б.
Әхмәтова-Урманче Ф. Дөньяга тәрәзә ача // Шәһри Казан. – 2005. –29 апр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»