поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВӘЛИЕВА ГӨЛНАЗ

Гөлназ Мөдәррис кызы Вәлиева 1983 елның 25 августында Казанда язучы Мөдәррис Вәлиев гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагыннан ук гаиләдә милли тәрбия алып, туган телнең тәмен тоеп, әдәби иҗат эшенә һәвәс булып үсә. Шулай да, рус мәктәбендә укыганлыктан, тәүге әдәби тәҗрибәләрен ул рус телендә яза, мәктәп балалары өчен уздырылган иҗат конкурсларында беренче урыннарны яулый, иҗади язмалары күмәк җыентыкларга урнаштырыла.

1998 елдан Гөлназ татар яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый оешмасы эшләренә якыннан катнаша. «Сәләт» мохите, иҗатка сәләтле татар яшьләре белән аралашу аның иҗат омтылышларына уңай йогынты ясый. Ул татарча язылган шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре белән «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт», «Сабантуй», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталары, «Казан утлары», «Ялкын», «Идел» журналлары битләрендә күренә башлый.

Гөлназ 2000 елда Казандагы 70 нче урта мәктәпне тәмамлап, берьюлы ике югары уку йортына – Казан дәүләт университетының журналистика һәм Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетына укырга керә. Шул ук елда аның «Милли китап» нәшриятында Равил Фәйзуллин кереш сүзе-фатихасы белән шигырьләре һәм хикәяләре тупланган «Тылсым» исемле китабы дөнья күрә. «Тылсым» республика күләмендә үткәрелә торган «Ел китабы» бәйгесендә кызыксындыру дипломына лаек була. Яшь каләм тибрәтүченең әдәби язмалары 2001 елда «Мәгариф» нәшрияты бастырып чыгарган «Җәйнең җиде төсе» дигән җыентыгына кертелә. Бу ике китаптагы әсәрләре уңаеннан республика газеталарына язган рецензияләрендә Ф.Яруллин, Р.Әхмәтҗанов, Р.Гаташлар каләм тибрәтүченең беренче иҗат нәтиҗәләренә уңай бәя бирәләр. Аның 2005 елда Татарстан китап нәшриятында «Күңел күзе» дип аталган икенче китабы басылып чыга. Шул ук елны Гөлназ Казан дәүләт педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлый. Яшь шагыйрә Казан дәүләт университетының француз теле кафедрасы аспиранты буларак, фәнни иҗат белән дә шөгыльләнә.

Г.Вәлиева – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тылсым: этюдлар / кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. – Казан: Милли китап, 2000. – 63 б. – 500 д.
Күңел күзе: шигырьләр, проза. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 96 б. – 2000 д.

* * *
Урман әкиятләре: рус халык әкиятләре / соавт. Ә.Еники. – Казан: Мәгариф, 2008. – 96 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Маннапов Ш. Серләрең ач, шигъри дөнья... // Сабантуй. – 2000. – 9 февр.
Латыйфи Ф. Яңа исемнәр // Казан утлары. – 2001. – № 1. – 139 б.
Яруллин Ф. Шагыйрь кайчан өлгерә // Мәгърифәт. – 2002. – 8 март.
Гаташ Р. Яңа гасырга – яңа яшь шагыйрьләр сүзе // Р.Гаташ. Шигърият, синең хакка! – Казан: Мәгариф, 2003. – 155–156 б.
Әхмәтҗанов Р. Иҗат иртәсе // Р.Әхмәтҗанов. Каләм җиле. – Казан: Мәгариф, 2006. – 99–100 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»