|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВӘЛИЕВ ЗӘЙНӘГЫТДИНРайондашыбыз, актив җәмәгать эшлеклесе, мәгариф ветераны Вәлиев Зәйнәгытдин Вәҗи улы 79 яшендә арабыздан китте. З.Вәлиев 1931 елда Татарстанның Мөслим районы Бәкәбез авылында туа. Күбәк урта мәктәбендә белем ала. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, үзе укыган Вәлиев Зәйнәгытдин Вәҗи улы Күбәк мәктәбендә рус теле һәм математика фәннәрен укыта. Төрле елларда читтән торып, ике югары белем ала. З.Вәлиев 1964-1972 елларда 12 авылны берләштергән Куйбышев исемендәге колхозда партком секретаре һәм колхоз рәисе булып эшли. Аннары 7 ел Күбәк урта мәктәбендә директор Вазыйфасын башкара. 1972 елдан бирле аның хезмәт юлы мәгариф системасы белән бәйле. 1978-1983 нче елларда - район мәгариф бүлеге мөдире, 1983-1995 елларда - Күбәк урта мәктәбе директоры, 1995 елдан - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-методик үзәгендә барлык төр уку йортлары өчен программалар, дәреслекләр, укыту-методик әдәбият чыгару мөдире булып эшли. Аның күпсанлы фәнни-методик һәм публицистик мәкаләләре вакытлы матбугат битләрендә дә басылды. Рәсми документларның татарча үрнәкләре китап булып чыкты. З.Вәлиев үзенең гомерен иң мактаулы һәм күпкырлы тәрбия эшенә биргән үзенчәлекле, эзләнүчән һәм таләпчән педагог булды. Югары әхлак сыйфатларына ия булган намуслы, гади һәм тыйнак райондашыбыз кайда гына эшләсә дә, үз-үзенә һәм башкаларга карата таләпчән җитәкче, оста оештыручы буларак танылды. Зәйнәгытдин Вәҗиевич болар өстенә кайпыртучан гаилә башлыгы да иде. Тормыш иптәше Сөгъдә ханым белән (ул да мәрхүмә) ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Гомеренең соңгы елларында Казанда яшәсә дә, Зәйнәгытдин Вәҗиевич Мөслим белән элемтәсен өзмәде. Күренекле якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
|
Иң күп укылган
|