поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ВӘЛИЕВ ВӘГЫЙЗЬ

Кешеләргә искиткеч игътибарлы җитәкче, редакция эшен оста оештыручы редактор, авыр сугыш юлы узган фронтовик... төшенчәләре белән очрашканда, мин боларның иң якты чагылышы булган Вәгыйз абыйны искә төшерәм.

Фронтовик булуын беренче итеп телгә алырга кирәк булгандыр, бәлки, чөнки холкындагы бүтән сыйфатлар аның сугыш кырында күргән-кичергәннәренә нык бәйле иде кебек. Ул үзе дә фронттан гаиләсенә җибәргән хатларының берсендә: ”Сугыш кешеләрне аңларга өйрәтә. Кан, үлем, җимереклек, мәрхәмәтсезлек күргән кешеләр акыл зирәклеге туплый. Мин дә хәзер элекке Вәгыйз түгел. 10 ай эчендә ике яралану, контузия алу, иң якын иптәшләрне югалту мине күпкә өйрәтте”,- дип яза.

Ул күпләрне гәзит эшенә өйрәтү белән генә чикләнмәде, кирәк чакта яклый да белә, моңа кыюлыгы да, дәрәҗәсе дә җитә иде.

Бервакыт шулай гәзиттә бер авыл хәбәрчесенең тәнкыйть мәкаләсе басылгач, партия райкомының “үтә тырыш” инструкторы, тәнкыйтьләнгән колхоз рәисенең өстерүе буенча, автордан аңлатма яздырып алган. Вәгыйз абый шул хәлне хәбәрчеләрнең район киңәшмәсендә, партия райкомының беренче секретаре алдында күтәреп чыкты. “Хәбәрчеләр безгә бик кадерле алар, ялгышсалар, үзебез төзәтербез, аңа сезнең катышу кирәкмәс”,- диде ул инструкторга. Бүген мондый кыюлык кемнәргә генә хас икән?

Кызганыч, Вәгыйз абыйга озакламый безнең районнан китәргә туры килде. Татар гәҗитләренең мөстәкыйльлекләрен җуеп, урыс телендә чыга торган төп гәзитнең тәрҗемәсенә әйләнгән еллар иде бу.

Көньяк-көнбатыш фронтның “Совет сугышчысы” гәзитендә берничә ел Мостай Кәрим, Мәхмүт Максудлар белән бергә хезмәт иткән, гомер азагына кадәр мәшһүр Мостай Кәрим белән якын дус булып калган Вәгыйз Вәлиевне Алабуга гәзите редакторының тәрҗемә буенча урынбасары итеп куйдылар.

“Редакциягә бик тә матур, яшь башкорт шагыйре Мостай Кәрим килде. Аның да хатыны, улы бар. Без аның белән бик тиз дуслашып киттек”,- дип язган Вәгыйз абый аның белән беренче очрашуы хакында. Сиңа (ягъни хатыны Банатка), Асиягә (кызы), әнигә, әбиләргә миннән һәм якын дустым Мостайдан күп сәлам. Минем үз тормышымда аның кебек кешене очратканым һәм шулай хөрмәт иткәнем юк иде әле” – гаиләсенә юлланган хатта әнә шулай диелә.

Мостай Кәрим дә сугышчан каләмдәшен нык хөрмәт иткән, аңа беркайчан да абруйсыз гәзит хезмәткәре итеп карамаган. Менә мәшһүр шагыйрьнең, Вәгыйз абыйның үлеменнән соң, аның гаиләсенә язган хатыннан кайбер юллар: “Хөрмәтле Банат, балалар! Авыр хәсрәтле көннәрегездә сезнең янда була алмадым... Бүген дә сезне юатырлык сүзләр табу читен. Сабырлык бирсен инде сезгә, кадерлеләрем.

Вәгыйзнең үлемен мин дә бик авыр кичердем.Үзе белән минем тормышымның бер кисәген алып китте ул. Егет кеше иде Вәгыйз. Яхшы солдат булды, яхшы дус булды. Вәгыйзне искә алганда мине дә үзегезнең янда дип хис итегез”.

Автордан.


Болар Балтач район гәзите хезмәткәре булып озак еллар эшләгән матбугат ветераны Рәфыйк Шәрәфиевнең май аенда “Мәдәни җомга”да чыккан район гәзитләре абруена кагылышлы язмасыннан алынды. Без бу турыда язган идек инде, шунлыктан ул үзебезнең өлкән буын укучыларыбыз өчен таныш булмаган фактлар түгел, бу турыда яшьләр дә белеп торсын. Бүген Кайгы һәм хәтер көне буларак, әлеге язма коллективта эшләп бакыйлыкка күчкән сугыш һәм хезмәт ветераннарына хәер-дога булып ирешсен.

Әйе, Вәгыйз абый кебекләр район гәзитләре редакцияләрендә аз булмады, республикада чыга торган гәзит-журналлардагы талантлы каләм ияләренең дә күбесе әнә шул “районкалар” җирлегендә үсте. Республика гәзитләрендә булмаса, шушы җирлектә һәм республикада танылган каләм ияләре булып китте. Хәер, сүз бүген алар турында түгел.

Үзәк гәзитләрдә районда чыга торган басмаларны “абруйсыз районкалар” итеп караучыларга җавап йөзеннән чыккан бу мәкаләдә чынлыкта җирле матбугат басмаларының шул абруйлы газеталар өчен донор булып торганын гына күрсәтәсе һәм кайчандыр шушы газетада эшләп киткән хезмәттәшләребезне искә аласы, хезмәтләрен зурлыйсы, укучыбызга җиткерәсе килгән иде.


Кояш Габиди
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»