|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВӘИСОВ БАҺАВЕТДИНБаһаветдин Хәмзә улы Вәисев хәзерге Зеленодольск районы Мулла иле авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемен туган якларындагы мәдрәсәләрдә ала. Егерме ел буе Якын һәм Урта Көнчыгыш илләрендә укыган Җәгъфәр Салихов Иске Кулатка авылында мәдрәсә ачкан дигән хәбәрне ишеткәч, егерме ике яшьлек Баһаветдин дә 1841 елда шул мәдрәсәгә укырга керә, 1862 елның 20 июлендә остазы үлгәнгә кадәр бу мәдрәсә белән бәйләнешен өзми. Җ. Салихов үзенчәлекле реформатор була. Ул буржуала-шып бара торган җәмгыятьтә «әхлак бозылу» фактына игътибар итә һәм шуңа каршы чаралар эзли. Яхшы, игелекле патша белән хаклык, бәхет өчен көрәшче аскет галимнәр генә бу «әхлак бозылуларга» чик куя ала дигән карашта торып, ул шуның чарасына керешә: шундый «галимнәр» әзерли торган мәдрәсә оештыра. Шәкертләренә ул без яшәгән илдә игелек булсын өчен хәлифәгә — төрек патшасына дога кылу — мәгънәсезлек, һәр илдәге яхшылык һәм начарлык шул ил патшасына бәйле, без үз илебез — Россия патшасына изге холык теләргә тиеш, дип өйрәтә. Россия патшасына игелек тели торган доганың текстын төзи. «Диване шаһи нәкышбәнди» китабында шәкерте Баһаветдин аны бастырып та чыгара. Б. Вәисев оешмасы ислам динендә яңа секта рәвешендә формалаша. Ф. Энгельсның урта гасырларда крестьяннарның феодализмга каршы протесты, феодаль иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең «илаһи»лык, «изгелек» пәрдәсен ертыр өчен, зарури рәвештә дини секта рәвешендә мәйданга чыга дигән фикере бу «яңа ислам сектасы»иың асыл мәгънәсен тулысынча ачыя сала. 1870 еллар урталарыннан Б. Вәисев үз әсәрләре белән «яңа» идеяләрен пропагандалауга керешә. Мәсәлән, 1881 елда патша Александр II үтерелү уңае белән, Б. Вәисев Петербургка килә, «Бәйгатьнамә» («Ант») тексты белән бергә, элек (1875) рөхсәт бирелмәгән әсәрләрен цензура комитетына кабат тәкъдим итә. Б. Вәисев ул замандагы гадәти укымышлыларга, шагыйрьләргә бик аз охшаган. Иң элек ул — җәмәгатьче, ул татар тормышында зур гаугалар куптара: муллаларның «галим»лек пәрдәсен ерта җәмгыятьтәге барлык кимчелекләрдә аларның һәм җирле чиновникларны гаепли: Ишәк хәкимнәр каүме — түрәләр, законы — Дәҗҗал, Авылларда муллаларга, чиновникларга буйсынудан баш тарту турында пропаганда эшләре башлый. 80 нче еллар башында Россиядә революцион народниклар хәрәкәте югары ноктасына җиткән вакытта, татар крестьяннары арасында вәисевчеләр хәрәкәте активлаша. Вәисевчеләр төрле як татар авылларында күренәләр, кайбер авылларда вәисевчеләр оешмасы әгъзалары булдырыла. Җирле полиция аларга каршы кулакларны һәм крестьяннарны күтәрә, һөҗүмнәр оештыра. Вәисевчеләр хәрәкәте — гаять катлаулы күренеш. Ул әле тарихчылар тарафыннан җитәрлек тикшерелмәгән. «Каһарман бабайлар» дигән китабында С. Алишев бу хәрәкәтне аптырашта калган, изелгән татар крестьяннарының азатлык хәрәкәтенә бәйләнештә аңлата. Бу Б. Вәисевнең поэтик иҗатында да ачык чагылыш таба. Ул, авторның иҗтимагый эшчәнлеге кебек, шаулы һәм бик актив була. Б. Вәисев татарлар яши торган губерналарның губернаторларына, прокурорларына, окружной суд, суд палаталарына ярсулы хатлар, шигъри жалобалар яза. Ленинград Үзәк тарих архивында аның патшага, патша хатынына язган шундый хатлары бар. Цензурага җибәрелгән, басарга рөхсәт бирелмәгән «Иршаде догаи шаһанә әлхифз мин җәмигыль-җинаять вәл-афәт» («Төрле җинаять һәм афәтләрдән саклаучы, юл күрсәтүче шаһанә дога») дигән әсәре (алты юллы 250 строфа) һәм башка кайбер язмалары да шунда саклана. 1874 елда Б. Вәисев Тилли типографиясендә таш басмада алтмыш битле прозаик һәм сиксән тугыз битле шигъри «Диване шаһи нәкышбәнди» дигән ике китап бастыра. Әтисенең кайбер шигырьләрен Г. Вәисев 1907 елда егерме алты һәм утыз битле ике китап итеп «Җәваһирел-хикмәте дәрвишан» («Дәрвишләрнең хикмәт җәүһәрләре») исеме белән чыгара. Шагыйрь иҗаты — крестьяннар хәрәкәте авазы икәне аның «Җәваһирел-хикмәт...»кә кертелгән «инструкция» турындагы шигырендә ачык чагыла: Яна Казан, Сембер, Уфа, Рымбур «Инструкс шомлыгы» белән бәйле хәлләр Татарстан тарихы китабында да языла. «Татар крестьяннарының чыгышлары бигрәк тә киң колач һәм кискен төс алды. Моңа мир җыемнары һәм повинностьлар турында яңа инструкция (1878 ел) сәбәпче булды. ...Татар крестьяннарының көрәше Казан өязенең күп кенә волостьларында аеруча көчле булды. Бу райондагы крестьяннарның инициативасы мөстәкыйль волость оештыруга кадәр барып җитте һәм аны махсус сакчылар сакладылар». Б. Вәисев иҗатын «мең сорау һәм өзгәләнү лирикасы» дип атап булыр иде. Аның һәр язган строфасында диярлек сорау белән мөрәҗәгать итү бар. Әхлак сабагын бирүче традицион поэзия өчен бу хәл бөтенләй чит нәрсә. Күп сораулылык бу әсәрнең аптырап эзләнүләр авазы буларак мәйданга килгәнлеген күрсәтә. Бу хәл әсәрләрнең идея эчтәлегенә дә берникадәр тәэсир итми калмаган. Мондый әсәрләрдә бер системага китерелгән уңай эчтәлекле фикер бар. Әлеге сораулар тормыштагы билгеле бер күренешләрнең нормаль хәл түгел икәненә җәмәгатьчелек игътибарын карату өчен ассызыклана. Бу үзе үк ул хәлләргә билгеле бер яңа мөнәсәбәт гәүдәләнеше булып тора. Авторның төп казанышы шунда: ул үзе яшәгән чор тормышының бик күп тискәре күренешләрен, яман кагыйдәләрен, аерым бер кискенлек белән ялангачландырып күрсәтә, инкяр итә. Б. Вәисевнең ярсу сүзләре, беренче нәүбәттә, татар җәмгыятендәге изүчеләр катлавына — руханиларга, муллаларга каршы әйтелә: Бәс, укырлар ләфыз, булырлар мулла, Автор муллалар эшләгән бар бозыклык министр, куштаннар хөкеме икәнен дә билгеләп үтә, шуның белән җаваплылыкны аларга да йөкли: Һай, муллалар, пөрхазин, еглауда улып, Шагыйрь үз чорының һәр эшендә залимнәргә — изүчеләргә өстенлек бирелүне гаепли, табигать байлыкларыннан файдалануда да гаделсезлек, җәберләү яшәвен басым ясап күрсәтә: Нә йирләр вә нә сулар — Берникадәр читләтебрәк булса да, автор чиновник-«хакимнәр-гә» дә тел тидереп уза, аларны наданлыкта, гаделсезлектә гаепли: Җәһаләте саеб, һай, хикмәттән, «Иршад догаи шаһанә...» әсәреннән алынган строфалар автор куйган Автор күпләр хаклыкны таптап «Җинаять илә медаль алган» дигән карашта тора , түрә булу ысулын кискен фаш итә: Бәс, шуның өчен бу заман никадәрле Илнең авыр хәлдә булуын, ач халыкның интегүен шагыйрь хакимнәрнең — идарә итүчеләрнең эшлексез булуларыннан күрә. «Хакимнәргә» карата кискен гаепләү сүзләре әйтә: Имди бәрәкәтләр нидән очканлыгы Автор, муллалар, байлар, хакимнәр өерен — «дию», «обезь-ян», «аждаһа» дип атый һәм аларны хаклыкны йотарга әзер торучы, кеше ашаучы ерткычларга тиңли: Бәс, әбәзьяннан булган аждаһаларның Б. Вәисев шигырьләрендә изелүчеләр хәлен конкрет күз алдына китереп бастыра торган юллар да бар: Мәзлуме — сыкар, штраф салыр, — Айтор халыкның шул әрнүле хәленә сызлана: Мәзлумләрнең аһы — якар халыкы, Шунысы характерлы: язучы халыкның изелүен күрсәткәндә ачлык, материаль шартларны түгел, беренче чиратта, хокуксыз-лыкны күз алдында тота («фәрман — кяхиннар, гаебләр мәзлүмнәр буйнында»). Шагыйрь карашынча, ашау дәрте кешене хайванлык дәрәҗәсенә төшерә. Шуңа күрә ул ашау хәсрәте белән яшәүне залимнәр сыйфаты итеп сурәтли: һәммәсенең морады — мораден нәфес, Автор «мәзлүмнәрнең» дә югары идеаллар белән яшәүгә караганда, көнкүреш өчен көюен күрми түгел. Залимнардагы бозыклыклар боларга да сеңгән, шуңа күрә нәсыйхәт сүзләренә колак салмыйлар дип уйлый ул: Бу фәзахәт халыкка ул мыш табигать, — Билгеле инде, алар Б. Вәисев «нәсыйхәтләренә» дә «шомланып» карыйлар: Мендем юлыңда атка, алдым сәйф, Автор халыкның «приговорга» кул куеп, хаклык даулаучыларны Себергә кууга катнашуларын да белә: Тәхкыйк, тәдкыйк йөзеннән нәсыйхәт кылса, (Хакыйкатьне эзләү, тикшерү йөзеннән нәсыйхәтләсә Әмма бу нәрсә аның халыкка изге теләген күләгәли алмый: Алдым, имди, каләм, яздым сәлам Бу изге теләкләргә ирешүдә автор патшага зур өмет баглый, аны идеаллаштыра. Б. Вәисевнең патшага «якынлык»лары? «шаһларны» идеаллаштырулары, асылда, остазы Җәгъфәр Салихов карашларын кабатлау һәм үстерүгә, «үзебезнең патшага» алладан изге холык теләүгә һәм «хак шаһлар» нинди булуын патшага искәртүгә кайтып кала. Шагыйрь дөньядагы бозыклыкларга, гади халыкның («рөгъят») чыдап тормаслык авыр хәленә патша игътибарын юнәлтү турында хыяллана. Ул дөньяны каплап алган явызлыкларны бетерү чараларын эзли. Шагыйрьне патша түгел, күбрәк политик көч, политик тотрыклылык мәсьәләсе борчый. Менә ул Европа илләрендәге хәлне күз алдыннан кичерә: Ягрупада гаһде бәйгать әһле Политик тотрыксызлык аңа «хараблык» булып күренә. Аныңча, күп санлы башбаштак чиновниклар, мөфти, мулла, ишан, хаҗилар олы максатның — политик тотрыклылыкның явыз дошманнары. Шул рәвешчә, татар руханиларын фаш итүдә яңа эчтәлек, яңа мәгънә өстәлә. Б. Вәисев әсәрләрендә «хаклык өчен» көрәшне генә олы максат дип санаган «егетләр», «дәрвишләр» (аскетлар) муллалар бозыклыгына каршы торган көч итеп сурәтләнә. Бу халык көрәшчеләре — авторның уңай геройлары, идеалы: Хак өчен җаны вирәнләрнең белерләрме кадрен? — Гомумән, аның ярсулары уңай идеалның, «лирик герой» буларак, гәүдәләнеше булып тора. Б. Вәисев иҗатының асылын өметсезлек түгел, яхшылык, гаделлек җиңәргә тиешлегенә тирән ышаныч идеясе били. Бу мотив шигырьләрдә ачык яңгыраш таба: ...Чыдый алмый һәм ярыла йирләр, Ул бу олы максатка ирешү өчен «гайрәт» күрсәтү кирәклеген аңлый, үзе шундый гайрәт күрсәтә, башкаларны да шуңа чакыра. Әмма аның явызлыкка каршы көрәшне күзаллавында эчке каршылык та бар. Шәкертләрен авылларга, крестьяннар арасына чыгарып җибәргәнен, татар авылларында авыр пропаганда эшләрен юлга салганын искә алсак, аның көрәшкә кемнәрне чакырганы аңлашыла. Шәхес буларак, залимнәргә карата көч куллануны да Б. Вәисев яклый кебек. Мәсәлән, «Иршаде догаи шаһанә...» әсәренең 13—15 нче строфаларында «Марзбаннамә» китабыннан «Акчарлак» мәсәле китерелә. «Бу елга тиздән корый», дип куркытып, акчарлак балыкларны берәм-берәм «Корымый торган дәрьяга ташый» башлый: алып китеп ашый. Кысла акчарлакның муенын өзеп, балыкларны бу бәладән коткара. Авторның залимнәргә алла каһәрен чакырулары да аларның «муеннарын өзү» теләгенең чагылышы. Бер үк вакытта, ул «залим — мәзлум» арасындагы бәхәсне кылыч белән хәл итүдән курка да. Б. Вәисев патшаны үтерүгә кискен каршы чыга («Каһәр, ләгънәттән җәбран котылырмы?»), дөньяда «кылыч уйнау»дан курка: Бәс, бу аһлар вә бу яшьләр улмаса иде, Җәһан эчрэ күптән кылыч уйнар иде. («Җәваһирел-хикмәте дәрвишан») Б. Вәисев «җиһанны явызлыклардан коткару эшендә «гый-лем»гә нык өмет баглый: 18. ...Дөньядыр — уен, уйнаучылар, хак-батыйлъ, Белмәде гыйлем, алар — отылды. Автор фикеренчә, хакыйкатьне халыкка аңлатырга гына кирәк, шунда ук начарлыклар юкка чыгачак. Әмма крестьяннар вәисевчеләр чакыруына рус крестьяннары народникларга күрсәткән мөнәсәбәттә генә булганнар, күрәсең, бу моментка да автор игътибар итми калмый. Дөрес, чакыруларына крестьяннарның игътибар итмәүләрендә ул муллаларны гаепли: 5. ...Каны риҗаль белмәк этләргә — Имамлары — иблкс, дәгъвалары — тәлбис, -— Ияргәннәре ник улмай хәсис? (Кая чын ирне белү этләргә *— Имамнары — иблис, дәгъвалары — буташтыру, •— Ияргәннәре ник булмасын әшәке?) Шуңа аның киләчәккә өметләре, нигездә, патша һәм идеалга аскетларча бирелгән галимнәргә бәйле. Шул галимнәр җитәкчелегендә ул бөтен халыкны «Фиркаи наҗия»гә («Котылу оеш-масы»на) берләштерү турында хыяллана. Бу «Фиркаи наҗия»-не крестьян массасы күз алдында ул дин авторитеты белән дә ныгытырга уйлый. Мондый фикерләр Б. Вәисев карашының вак крестьян торгынлыгы белән тыгыз бәйләнештә булуының бер билгесе. Әмма Б. Вәисев иҗатының әһәмиятен бу торгынлык билгеләре түгел, тормышка һәм әдәбиятка алып килгән яңалыклары билгели. Б. Вәисев иҗаты татар әдәбиятында тормышка тәнкыйди мөнәсәбәт формалашуда атап әйтерлек күренекле урын алып тора. Китерелгән мисалларда шагыйрьнең мөфтигә, казыйга, муллаларга, хакимнәргә, байларга, гади халыкның кайбер сыйфатларына кискен тәнкыйди карашы моны ачык раслый. Әмма аның тәнкыйть фикере моның белән генә чикләнми. Ул тормышның һәм гореф-гадәтләрнең күп якларына кагылып уза. Мәсәлән, шагыйрь бөтен өметен укуга, гыйлемгә бәйләвенә иҗатыннан күп мисаллар китереп була. Шул ук вакытта, ул тормыштагы укуларны (урта гасырчылык схоластикасын) кискен фаш итә: 134. һәммәсене саташтырган мантыйк гыйлеме... (һәммәсен саташтырган (схоластик логика...) 151. Укырлар гыйбарәт, белмәсләр хикмәт, Мөҗәррәд, афәттер — лябәшарәт укулар. (Укырлар буш сүз, белмәсләр мәгънәсен', Чын афәттер — куанычсыз бу укулар.) Уку-укыту гына түгел,— «укымышлы» галимнәр дә бу тәнкыйтьтән читтә калмыйлар. Шагыйрь ваемсыз «галимнәрнең» сатирик образларын бирә: 133. Укый-укый китаб — саташкан, Халык эшләре дә калмаган һич теләк, Сурәтләре — алиһи, фәгальләре — шәһвәти, Җинаятьтә — Иблисский бүләк. Сурәтләре — гүя карчыга, — Кермешләр Иблискә бары ялчыга. Көнкүрештә «изге» саналып йөргән гадәтләр дә шагыйрьнең кискен тәнкыйтенә юлыга: 64. Җыелырлар илгә һәм бер җиргә: Хатем мәҗлесе диерләр аңа ат. Җыючылар — мәлгун, барына — ләгънәт, — Җәһаннан очран, бу эшләрдер, бәрәкәт.,. , Элек модада булган төрле карашлар шигырьләрдә «дер сел-кетелә». Дәүләткә, патшага мөнәсәбәт төптән үзгәртелгән кебек, «суфилык». «тарикать»тә шундый язмышка юлыга. Бер яктан, шагыйрь үзен — «нәкышбәнди»ләрдән (суфилардан) саный, бу хакта китаплар чыгара («Диване шаһи нәкышбәнди»). Шигырьләрендә исә суфилыкны пыр туздыра: 73. Килерләр илләрә, калакуллары — дугада. Йөгерешерләр җаһилләр догага. Догаларын алучыларга диярләр — «суфи». Әман! Иллә очрамасын чүлләрдә: Шәрләрендин җәһан гыргыра, Купмыш туфан, дәхи зилзилә. 76. Шаэн суфи улмаклык нәҗес... Гыйбадәт-догага карашларны да Б. Вәисев төптән үзгәртеп җибәрә. Ул үзенең шигырен «дога» дип атый, аны «хикмәт»— тирән эчке мәгънәле, фәлсәфи әсәр дип саный, традицион догаларны исә буш сүз, «гыйбарәт» дип бәяли. Шул рәвешчә, коры «гыйбарәт» такмаклаучы муллалар аңа мәгънәсез, саташкан кешеләр булып күренә. Б. Вәисев татар әдәбиятында моңарчы күрелмәгән диярлек шигырь төзелешен мәйданга чыгара. Бу шигырь ирекле үлчәмдәге алты юллы строфалардан тора. Строфаның баштагы дүрт юлы, башлыча, рифмасыз. Соңгы ике юл гына үзара рифмалашкандай. Әмма бу юллардагы аваздашлыклар да, традицион үлчәмгә салып каралса, рифма дип аталудан шактый ерак. Шагыйрьнең бу строфа калыбын халык иҗатыннан, җырлардан алганын билгеләп була: 168. АҺ дисәм дә, туфан куба ла, һай, Ваһ дисәм дә, туфан куба ла: Мәзлумларның каны, яше дүкелән, — Галимнәрне г-арк кыла ла, Дәкелме фәрман кяһинләр әледә, Гаебләр иллә мәзлүмләр буйныда. (...Түгелме фәрман шаман-муллалар кулында, Гаепләр әмма барсы изелүчеләр муенында.) Менә шундый «яңа шигырь» авторга тормышның теләсә нинди актуаль проблемасы буенча публицистик кискенлектә поэтик сүз белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Бу шигырьнең һәр строфасы, төгәл бер фикерне мәйданга кую белән, мөстәкыйль әсәр булып яши ала. Бер фикердән икенчесенә, бер проблемадан икенчесенә күчеп, шигырьне дәвам иттерергә дә уңайлык бирә. Беренче тәҗрибәләр буларак, әле мондый «ялгаулар» композицион таркаулык булып сизелми. Лирик геройның ярсу пафосы шул «мөстәкыйль әсәр» була алырлык строфаларны бер бөтен итеп туплый. Мондый әсәрне «мәснәви» дип тә, «поэма» дип тә атап булмый. Ул борынгы «мөнаҗәт»ләр традициясенә якынрак тора. Тормыш үзе аңардан шигырьне яңартуны сораган. «Диван хикмәт дәрвишан»нан күренгәнчә, ул классик шигырьне дә бн?< яхшы белгән. Традицион шигырь белән язган әсәрләрендә дә ул шул ук проблемаларны күтәрә: ...Кеме— хафиз, кеме — хуҗа, кеме — шух, Кеме — дәллал, кеме — шәех, кеме — шиух. Кеме — казый, кеме — ахун, кеме — гул, Кеме — ишан улып, тәгълит әйләр юл. Кеме — хаҗи, кеме — мулла, кеме — хукь, — Болара икътидаэ кылдыкта агыр юк. Ни дөньяда улырлар бонлар имам? — Дегел мөфтиләре һәм әһле ислам. Болардыр күргәзән кәнделәрен пакь, — Бу тәзвирдән идәрләр халкы һәляк. («Җәваһирел-хикмәте дәрвишан». 2 кисәк, 13 б.) Яңача шигырьләрдә шул ук мотивлар шул ук кискенлектә әйтелгәннәр. Әмма классик шигырь гармониясе ул кискенлекне биредә шактый йомшарта. Шул хәлләргә каршы көрәш яңгырашы, чакыру авазлары бөтенләй диярлек юкка чыга. Бу нәрсә шагыйрьне канәгатьләндерми дә, ул яңа шигырьгә мөрәҗәгать итә. Б. Вәисев әсәрләрендә татар әдәбиятының яңа принциплары формалашу процессын күрәбез. Баһави «Бүз егет»еннән башлап әдәбиятның кеше, шәхес күңеленә тәэсир итү, тәрбия бирү функциясе алгы планга куелган иде. Б. Вәисев поэзиянең сугышчан идеология функциясен яңа югарылыкка күтәрә. Ул бөтен дөнья явызлыкларын тар-мар итү турында хыяллана. Шигырьнең явызлыкны яшендәй яндыруын тели. Бу — сәнгатькә, поэзиягә яңа бер бурыч йөкләү иде. ©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том. |
Иң күп укылган
|