поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ВАХИТ КАСЫЙМ

(1916–1942)

Шагыйрь Касыйм Вахит (Касыйм Мисбах улы Вахитов) 1916 елның 16 мартында хәзерге Башкортстан Республикасының Әлшәй районы Нигъмәтулла авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1935 елда Дәүләкән педагогия техникумын тәмамлап, шул ук төбәкнең Искәндәр авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә (ТБУМ) укытучы булып эшли башлый. 1937 елда Казанга килә һәм педагогия институтына укырга керә. Ватан сугышы башлануга, әле яңа гына институтның татар филологиясе бүлеген тәмамлаган Касыйм Вахит үзе теләп фронтка китә һәм сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта булып, 1942 елның 4 октябрендә Сталинград өчен барган канлы бәрелешләрнең берсендә дошман пулясыннан һәлак була. Сугышчан иптәшләре аны Шелемка дигән авыл янындагы туганнар каберлегенә җирлиләр.

К.Вахитның беренче шигырьләре 1932–1933 елларда Уфадагы «Коммуна» исемле өлкә газетасында (хәзерге «Кызыл таң») басыла башлый. Соңрак ул Татарстандагы көндәлек матбугатта – «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Чаян», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында актив языша. Аның шигъри тезмәләре шулай ук яшь язучыларның «Бәхетле яшьләр» (1939), «Дуслык» (1940), «Очкыннар» (1940) исемле күмәк җыентыкларына да кертелә. Яшь шагыйрь, өйрәнү чоры кичереп, шигъри форманы төрләндерү юнәлешендә тәҗрибәләр ясый, поэзиянең төрле жанрларында көчен сынап карый. Аның зур булмаган әдәби мирасыннан «Сөйләнмәгән әкият» исемле поэмасын, Көнбатыш Украинаны СССРга кушу вакыйгасын хуплап язган «Егет турында баллада»сын, юмористик шигырьләрен һәм кечкенә лирик парчаларын атап үтәргә мөмкин.

Касыйм Вахитның иҗат мирасыннан аерым үрнәкләр сугыштан соңгы чорда нәшер ителгән «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Алар сафта» (1961, 1985) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемле басмаларында урын ала.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шакир С. Мәңгелек дан аңа! // Татарстан яшьләре. – 1960. – 23 февр.
Синегулов Ә. Иле өчен, ирек өчен // Ә.Синегулов. Туплар һәм музалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 55–62 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»