поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

УТЫЗ ИМӘНИ ГАБДЕРӘХИМ

(1754–1834)

Шагыйрь Габдерәхим Госман улы Утыз Имәни – элекке Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Чирмешән районы) Утыз Имән авылында мулла гаиләсендә 1754 елда туа. Оренбург Каргалысында, аннан Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый. Харәзм, Әфганстаннарда сәяхәт итә. 1798 елны туган авылына кайтып, башта Тимәш, аннары Сарабиккол, Куакбаш авылы мәдрәсәләрендә укыта. Ахырда Тимәштә төпләнеп, гомеренең ахырына кадәр шунда яши, мөдәррислек эшен дәвам иттерә.

Утыз Имәни үзенең иҗат гомерендә йөздән артык әсәр язган. Шуларның шактый өлеше гарәп һәм фарсы телләрендә. Заманында алар кулъязма килеш таралалар. Аның әсәрләре арасында шигъриләреннән тыш тел, фәлсәфә, әхлак-хокук, сәүдә-экономика, медицина, астрономия мәсьәләләренә караган гыйльми хезмәтләр дә була.

Әдипнең шигъри әсәрләреннән киң даирәгә иң мәгълүм булганы – «Мөһиммәтез-заман» («Заманның мөһим билгеләре») поэмасы. Ул аерым китап булып беренче мәртәбә 1889 елда басылып чыга (Казан, Вячеслав типографиясе, күләме 24 б.), икенче басмасы исә 1898 елны М.Чиркова типографиясендә нәшер ителә. Әсәр, тулысы белән әхлак мәсьәләләренә багышланып, кешеләрдә булган кимчелекләрне тәнкыйтьли, аларны белемле-мәгърифәтле булырга, үзара тату яшәргә, сабыр һәм инсафлы, әдәпле булырга, олыларга һәм кечеләргә, гарипләргә һәм мохтаҗларга мәрхәмәтле булырга чакыра. Үгет-нәсихәт рухында язылган бу әсәрнең аерым бүлекләре «Татар поэзиясе антологиясе»ндә дә урын ала.

Г.Утыз Имәни 1834 елда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Заманның мөһим билгеләре. – Казан: Вячеслав басмаханәсе, 1898. – 24 б.
Шигырьләр, поэмалар / төз. Ә.Шәрипов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 397 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шәрипов Ә. Габдерәхим Утыз Имәни // Татар әдәбияты тарихы. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 428–442 б.
Госманов М. Габдерәхим Утыз Имәни әл Болгари // М.Госманов. Үткәннән – киләчәккә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 199–263 б.
Шәрипов Ә. Танылган шагыйрьнең басылмаган әсәрләре // Фән һәм мәктәп. – 2003. – № 11. – 24–28 б.
Әхмәтҗанов М. Габдерәхим Утыз Имәни һәм аның дәвере // Мирас. – 2004. – № 10. – 37–41 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»