поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

УРМАНЧИЕВ ФАТИХ

Фатих Ибраһим улы Урманчиев 1936 елның 28 маенда Ом өлкәсенең Азов районы (хәзер Таврия районы) Кызыл Маяк авылында крестьян гаиләсендә туган. 1955 елда педагогия училищесын, 1960 елда Ом дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, туган төбәгендәге Сосновка урта мәктәбендә ике ел тарих фәне, рус теле һәм әдәбияты укыта. 1962 елда Казанга килә һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны тәмамлагач, 1965—1969 елларда шул ук институтның халык иҗатын һәм халык сәнгате тарихын өйрәнү секторында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1968 елны «Татар совет халык авыз иҗатында төп жанрларның үсеш юллары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1969—1971 елларда ул — Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында башта ассистент, соңыннан укытучы-доцент хезмәтендә. 1971 елның апреленнән бирле Ф. Урманчиев Алабуга педагогия институтында эшли: дүрт ел буе читтән торып уку бүлеге (ОЗО) проректоры, ә 1975 елның октябреннән институтның уку-укыту буенча проректоры вазифаларын башкара. 1980—1984 елларда ул Венгриянең Әгер шәһәре педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты булып эшләп кайта. Ул— 1967 елдан КПСС члены.

Ф. Урманчиев фольклористикага караган фәнни хезмәтләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән көндәлек матбугатта алтмышынчы еллардан күренә башлый. Фольклорчы-галим буларак, ул татар халык поэтик иҗатын җыю, барлау, жанрларын ачыклау, бигрәк тә аның бәет, дастан, риваять, йола җырлары, уеннары кебек борынгы төрләренең туу һәм формалашу тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Аның бу мәсьәләләрне тарихи һәм теоретик яктан тикшергән дистәләрчә мәкаләләре һәм «Халык авазы», «Татар халкының дастаннары» исемендә татар һәм рус телләрендә күләмле монографик хезмәтләре басылды.
Әдәбият тәнкыйтьчесе буларак исә Ф. Урманчиев әдәби хәрәкәтнең аерым проблемаларына, X. Туфан, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, Ф. Хөсни, С. Хәким, Н. Фәттах, М. Мәһдиев кебек күренекле язучыларның иҗатларына яки конкрет әсәрләренә багышланган мәкаләләре, рецензияләре һәм гомумән тәнкыйть жанрының бүгенге татар әдәбиятындагы торышы, үсеш тенденцияләре, идея-эстетик сыйфатлары турында полемик характерда язылган теоретик хезмәтләре белән билгеле.

Ф. Урманчиевның фәнни һәм тәнкыйди хезмәтләре, Татарстан көндәлек матбугатыннан тыш, «Дружба народов», «Советская тюркология», «Советская этнография» кебек үзәк журналларда еш басыла.

Ф. Урманчиев—1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»