|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Учларыма сал син йөрәгеңне (Зөфәр Билалов)Юлай Үзәнбаев көе Дилә Булгакова сүзләре Ниләр булды икән сиңа, ниләр,
Калтыранып үксеп елыйсың?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Кулларымның тойсын җылысын.
Кайгылары белән килдеме әллә
Көтеп алган олы бәйрәмең?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен.
Белмәдеңме әллә көтмәгәндә
Нахак сүзләр килеп керерен?
Яралары тирән, яралары,
Сүзләр яралаган, күрәсең.
Кайгылары белән килдеме әллә
Көтеп алган олы бәйрәмең?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен.
Әллә хушлашмыйча китте микән,
Көтеп алган җылы җәйләрең.
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын төреп бәйләрмен.
Кайгылары белән килдеме әллә
Көтеп алган олы бәйрәмең?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен. |
Иң күп укылган
|