поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ТУКТАРОВ ФУАД

(1880–1938)

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист Мәхмүт-Фуад Фәссах улы Туктаров элекке Казан губернасы Чистай өязе Мораса авылында Фәссах хаҗи гаиләсендә туып үсә. Чистай мәдрәсәсен һәм Казанда Татар учительләр мәктәбен тәмамлый. 1906–1907 елларда, «таңчылар» исеме белән билгеле төркемнең бер әгъзасы буларак, Казанда «Таң йолдызы», «Таң мәҗмугасы», «Тавыш» исемле газеталарны чыгарышуда (Гаяз Исхакый белән бергә) якыннан катнаша. Соңга таба Петербургта Думадагы мөселман депутатларының сәяси газетасы «Дума»да мөхәррирлек итә.

Столыпин реформалары чорында Ф.Туктаров, сәяси көрәштән һәм иҗтимагый эшләрдән читләшергә мәҗбүр булып, 1912 елны Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. 1915 елда укуын тәмамлагач, адвокатлык эше белән шөгыльләнә. 1911–1919 елларда яңадан сәяси-иҗтимагый эшкә кире кайтып, матбугатта актив языша, Казанда милли шурачылар газетасы «Корылтай»ның баш мөхәррире була. Аннан эмиграциягә китә.

Инкыйлаб чорында татар милли азатлык хәрәкәтенең лидерларыннан берсе булып танылган һәм 1917 ел ахыры 1918 ел башында Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе тарафыннан Версаль солых конференциясендә игълан ителгән Идел-Урал штатының өч кешелек солых һәйәте әгъзасы итеп сайланган Ф.Туктаров (башка әгъзалары – Гаяз Исхакый, Садри Максуди) 1919 елның ахырларында фикердәшләре Г.Исхакый, Г.Терегуловлар белән бергә Ерак Көнчыгыш илләре аша Европага юнәлә һәм шул китүеннән инде Ватанына кире әйләнеп кайтмый.

Публицист буларак, Ф.Туктаровның «Беренче, Икенче, Өченче Думада мөселман депутатлары һәм аларның кылган эшләре» исемле 240 битлек китабы 1908 елны Казанда «М.Усал» имзасы белән басылып чыга.

Ул 1938 елның 19 декабрендә Анкара шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Беренче, Икенче, Өченче Думада мөселман депутатлары һәм аларның кылган эшләре. – Казан (?), 1908. – 240 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнегулов Х. Гаяз Исхакыйның көрәштәш дусты // Татарстан. – 1993. – № 4. – 22–31 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»