|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Тукта, яңгыр (Ринат Рахматуллин)Ринат Рахматуллин көе һәм сүзләре
Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли,
Үзәкләрне сагыну өзгәли.
Миндә дә бит кайгы хисләре,
Яңгыр юды синең эзләрне.
Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,
Сагыш басты күңелемне, аңла әле.
Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син?
Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.
Ачуланып миңа китеп бардың,
Яңгыр арасында югалдың,
Үпкәләткән булсам, гафу ит,
Синсез миңа бу дөньяда кыен бит.
Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,
Сагыш басты күңелемне, аңла әле.
Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син?
Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин.
Көзләрдән соң нигә җәйләр килми?
Кабат очрашырбызмы, белмим.
Өметемне өзми көтәм сине,
Күңелемне юат минем, кил әле.
Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле,
Сагыш басты күңелемне, аңла әле.
Син кайда соң, сөйгән ярым, кайда син?
Эзләп сине тәрәзәдән көтәм мин. |
Иң күп укылган
|