|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Туганыма теләкләр (Чулпан Зиннәтуллина)Күрешүләр-очрашулар
Күңелле дә читен дә.
Җыелдык өйнең түрендә
Елның матур кичендә.
Туганым,йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шаулап үссен чәчкә-гөлләр.
Ямьләндереп гомерең.
Җыелышкан туганнарың,
Бәйрәмең күркәм икән.
Чын йөрәктән изге итеп
Теләкләр теләп үтә.
Туганым,йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шаулап үссен чәчкә-гөлләр.
Ямьләндереп гомерең.
Язылганмы язмышларга
Без барыбер күрәчәк.
Үткәннәр үткәндә калсын
Якты булсын киләчәк.
Туганым,йортыңа кайгы кермәсен,
Гөрләп торсын өй түрең.
Шаулап үссен чәчкә-гөлләр.
Ямьләндереп гомерең.
|
Иң күп укылган
|