(1887–1938)
Пенза өлкәсенең Таракан авылында туган. Татар театрына нигез салучыларның берсе. Татар театр сәнгатенең фаҗигале язмышка дучар ителгән олы бер вәкиле. Ул — артист, режиссер, драматург, сәнгать эшлеклесе.
1911 елда «Сәйяр» труппасында артист булып эшли башлый. Соңыннан режиссер буларак спектакльләр куя, пьесалар яза, ул — татар драматургиясенең классигы.
1920 елда Самара шәһәрендә татар театр студиясендә укыта, 1921 елда студия тәмамлаган яшьләр белән Оренбургта Г.Кариев исемендәге труппа оештыра. 1922 елда Ташкентта эшләп ала, шул ук елны Казанга кайта, 1928–1929 еллар сезонында — Әстерхан татар театрында баш режиссер. 1929 елның көзендә Казанга кайта һәм калган гомерен Татар академия театрында хезмәттә үткәрә. Берничә ел баш режиссер булып эшли. Татар театр сәхнәсендә реалистик традицияләрне саклауда һәм үстерүдә К.Тинчуринның роле бихисап зур.
Аның рольләре: Шәрәфи — «Артист» (Г.Кариев), Җамалетдин — «Банкрот» (Г.Камал), Вурм — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер), Борис Годунов — «Иоанн Грозныйның үлеме» (А.Толстой), Кудряш — «Яшенле яңгыр», Незнамов — «Гаепсездән гаеплеләр» (А.Островский), Мөхәммәд — «Ямьсез тормыш» (Ф.Сәйфи-Казанлы), Сөләйман — «Тигезсезләр» (Ф.Әмирхан), Хлестаков — «Ревизор» (Н.Гоголь), Батырхан — «Җилкәнсезләр», Булат — «Зәңгәр шәл», Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин) һ.б.
Ул язган пьесалар: «Беренче чәчәкләр», «Назлы кияү», «Җилкәнсезләр», «Йосыф-Зөләйха», «Сакла, шартламасын!», «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе», «Алар өчәү иде» һ.б.
К.Тинчурин — шәхес культы корбаны. 1938 елның 15 ноябрендә атып үтерелә. 1956 елда аклана. Татар дәүләт драма һәм комедия театры аның исемен йөртә.
ТАССРның атказ. арт. — 1926 ел.