|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Талларым (Венера Ганиева)Зиннур Сафиуллин көе Роберт Рәкыйпов сүзләре
Кырларымда, болын, күлләремдә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боек тора моңсу талларым.
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
Диңгез-таулар аша, чорлар аша,
Йөрәгемне сезгә ялгадым.
Кичерегез мине, еракларга
Ташлап киткән өчен, талларым.
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!
Үзем беләм, киткән юлларыма
Карый-карый күзем талганын.
Юк, мин болай бүтән яши алмыйм,
Кайтам сезгә, кайтам талларым!
Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем! |
Иң күп укылган
|