1938 елның 1 январенда Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа.
1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый, бөтен гомерен шушы театрга багышлый. Төп рольләр башкара. Зур темпераментка ия, киң диапазонлы, талантлы артист. Аның иҗат биографиясен безнең замандашлар, тарихи шәхесләр, акыл ияләре бизи. Ул аларны үзенә генә хас романтик дәрт белән тормышчан итеп гәүдәләндерә. Шулай ук зур осталык белән комик, тискәре образлар да иҗат итә.
Аның йөрәгеннән калкып чыккан көчле табигый эмоциясе тамашачыларны чынлап торып үзенә җәлеп итә. Ул сәхнәдә киеренке күңел рухы белән яши. Аның һәрбер уңышы — зур хезмәт, театрга бөтен йөрәге белән бирелгәнлеге сизелеп тора.
Аның рольләре: Хәнҗәр — «Көзге ачы җилләрдә», Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), Дивана — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Ильяс — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов), Искәндәр — «Хуш, Назлыгөл!» (М.Байҗиев), Чешков — «Чит кеше» (И.Дворецкий), Эзоп — «Кол» (Г.Фигейредо), Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар», Миңлегали — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Инсаф — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Тартюф — «Тартюф» (Мольер), Карандышев — «Бирнәсез кыз» (А.Островский), Салих — «Үзеңә хыянәт итсәң» (Д.Вәлиев), Баһави — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт), Коновалов — «Һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча), Антоний — «Антоний һәм Клеопатра» (В.Шекспир), Хафиз — «Мирас» (Г.Каюм), Кол Гали — «Кол Гали» (Н.Фәттах), Муса — «Моңлы бер җыр», Абдулла — «Без китәбез, сез каласыз», Хәлиулла — «Илгизәр + Вера», Галимулла — «Хушыгыз!», Нургали — «Шулай булды шул» (Т.Миңнуллин), Идегәй — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Летренкье — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш), Хәнәви — «Күрәзәче», Әнвәр — «Мин төш күрдем» (З.Хәким), Сократ — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев), Чабар — «Кара чикмән» (Г.Хугаев), һ.б.
РСФСРның хал. арт. — 1982 ел.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1967 ел.
СССРның Дәүләт премиясе лауреаты — 1986 ел.