|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ТАҢЧУЛПАНШагыйрә һәм журналист Чулпан Шәрип кызы Әхмәтова (әдәби тәхәллүсе – Таңчулпан) 1966 елның 17 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Бишкүмәч авылында туа. (Бу авыл инде юк, җитмешенче елларда Түбән Кама ГРЭСы төзелгәннән соң, ул су астында кала.) 1974 елда шул ук районның Тәкмәк авылы мәктәбенә укырга кереп, дүртенче-сигезенче сыйныфларны Югары Яхшый, унынчы-унберенче сыйныфларны Киров исемендәге совхоз бистәсе мәктәбендә тәмамлый. 1984–1989 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Студентлык чорында университетта танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри, шул елларда республика көндәлек матбугатында шигырьләре басыла башлый. |
Иң күп укылган
|