поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СОЛТАНОВ ЗӘЙНИ

(1892-1952)

Татар драматургиясендә — әдәби тәрҗемәләре, татар сәхнәсендә актерлык осталыгы белән танылган Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйма-нов) 1892 елның 30 январенда Әстерхан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әстерханның «Акмәчет», соңыннан Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. 1906 елда, мәдрәсәләргә ислях (реформа) таләп иткән шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашып, «Мөхәммәдиямне ташлап чыга. 1907 елдан Әстерхан яшьләренең һәвәскәр театр труппаларында актер булып чыгышлар ясый башлый. 1909 елда шәһәрдә даими татар театр труппасы оешкач, 3. Солтанов аның җитәкчесе итеп билгеләнә һәм 1913 елның ахырына кадәр шунда эшли. 1914— 1915 елларда ул — «Сәйяр» труппасы артисты. 1916—1917 елларда солдат хезмәтендә була.

Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Зәйни Солтанов яңадан «Сәйяр» труппасында уйный, М. Горькийның «Мещаннар» драмасы, А. Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» комедиясе буенча куелган спектакльләрдә бащ рольләрне башкара. Гражданнар сугышы чорында исә Әстерханга кайтып, анда беренче татар совет театры труппасы оештыру эшендә якыннан катнаша, бу труппа белән бергә, аның җитәкчесе-режиссеры һәм уйнаучы актеры сыйфатында, Царицын, Самара кебек Идел буе шәһәрләрендә, Кызыл Армия частьләрендә гастрольләрдә йөри. 1920 елда Самара театр студиясендә актерлык сәнгате буенча лекцияләр укый.


1922 елдан Зәйни Солтанов яңадан Казанда. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә актер булып уйнау белән бергә, ул Казанда театр техникумы оештыру өчен күп көч куя һәм берара аның директоры һәм укытучысы булып эшли.

1923—1925 елларда Әстерхан һәм Баку шәһәрләрендәге татар театрла- рын һәм һәвәскәр драма түгәрәге коллективларын оештыру-ныгыту буенча профессиональ ярдәм күрсәтеп кайтканнан соң, 3. Солтанов 1925 елның көзеннән алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, ара-тирә режиссер һәм театрның художество җитәкчесе вазифаларын башкара.

Кырык елдан артык сәхнә зшчәнлеге дәверендә 3. Солтанов йөзләрчә образлар иҗат итә, актер буларак үзен халыкчан, реалистик сәнгать остасы итеп таныта. Театр сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен ул «Хезмәт Батыры» (1926), Татарстан АССРның халык (1939), РСФСРның атказанган артисты (1940) дигән мактаулы исемнәргә лаек була һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1940).

Зәйни Солтанов, оста актер, режиссер һәм тәҗрибәле педагог булудаң тыш, татар театры репертуарын яхшы сыйфатлы тәрҗемә әсәрләре беләң баетуга күп көч салган нечкә зәвыкле каләм иясе дә. 1918 елдан башлап ул даими рәвештә рус, совет һәм чит ил драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итә килә. Аларның гомуми саны ярты йөзгә якың. Шулар арасында А. Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» (1918) Н. Гогольнең «Ревизор» (1927), М. Горькийның «Тормыш төбендә» (1932) һәм «Дошманнар» (1936), А. Толстойның «Императрицаның заговоры» (1926), А. Чеховның «Юбилей» (1934), «Аю» (1945), В. Вольфның «Профессор Мамлок» (1935), Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» (1931), В. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» (1940), К. Треневның «Любовь Яровая» (1954 елда матбугатка чыккан), К. Симоновның «Рус кешеләре» (1942), Б. Ромашовның «Күренекле фамилия» (1945), Н. Виртаның «Бер илдә» (1949) пьесалары һәм башкалар бар.

3. Солтанов шулай ук театр сәнгате һәм аның күренекле вәкилләре турында язган күп санлы әдәби-публицистик мәкаләләр һәм истәлекләр авторы буларак та билгеле.

Зәйни Солтанов каты авырудан соң 1952 елның 5 маенда Казанда вафат була. Ул 1940 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»