поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СОЛТАН ФӘҮЗИЯ

Фәүзия Солтан (Фәүзия Сәйфетдин кызы Нәҗметдинова) 1958 елның 1 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Урта белемне үз авылларында ала. Мәктәпне тәмамлагач та, авыл китапханәсендә мөдир булып эшли башлый, колхоз комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да алып бара. Бер үк вакытта читтән торып укып1976–1978 елларда Алабуга китапханә техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, 1981 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Берникадәр вакыт Йортлар идарәсендә эшләп ала, аннары биш ел (1981–1986) Казан микробиология фәнни-тикшеренү институтында – канцелярия мөдире, 1986–1993 елларда «Спортлото»ның Урта Идел зона идарәсендә өлкән инструктор вазифаларын башкара. 1993 елның октябреннән ул – «Татарстанкурорт» идарәсенең «Казан» шифаханәсендә китапханә мөдире хезмәтендә. Монда эшләү дәверендә Фәүзия Солтан, читтән торып укып (1994–1998), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең китапханә-мәгълүмат бүлеген тәмамлый. Ф.Солтан 2005 елдан «Ак Барс» хоккей клубында администратор булып эшли.

Фәүзия Солтан – ике китап авторы («Учларымда җиләк», 1999; «Үзәк өзелгән чак», 2003). Ул көндәлек матбугат битләрендә басылган хикәяләре һәм публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга таныш.

Ф.Солтан – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Учларымда җиләк: шигырьләр / кереш сүз авт. Н.Акмал. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 95 б. – 2000 д.
Үзәк өзелгән чак: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 78 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Төхфәтуллов Н. Җиләкле аланнарда // Мәдәни җомга. – 2000. – 17 нояб.
Гадел Ә. Шигырьләре сөйли үзләре // Татарстан хәбәрләре. – 2002. – 3 сент.
Миншин М. Үзәк өзелмичә җыр тумыйдыр // Мәдәни җомга. – 2004. – 16 гыйнв.
Мәхмүдев Ә. Җылы җилләр аңа юлдаш булсын! // Шәһри Казан. – 2005. – 26 июль.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»