поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СӨЛӘЙМАН ҖӘҮДӘТ

Шагыйрь һәм галим, техник фәннәр докторы Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов (әдәби тәхәллүсе – Сөләйман) 1955 елның 15 мартында Чуашстан Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1972 елда ул күрше Алманчы авылы урта мәктәбен һәм 1977 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. Уку дәверендә дә, соңрак та (1973–1990) актив рәвештә төзелеш отрядларында эшләп хезмәт чыныгуы уза. Җ.Сөләйман 1988–1992 елларда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) президиумы әгъзасы буларак милли хәрәкәттә: пикетлар, митинглар, корылтайлар уздыруда якыннан катнаша, бер үк вакытта, фәнгә күңелен салып, 1977 елдан Казан дәүләт университетының хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетында укыта башлый. 1986 елда ул техник фәннәр буенча кандидатлык диссертациясе, 2000 елда докторлык диссертациясе яклый, профессор.

1993 елдан Җәүдәт Сөләйман Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт унивеситетының уртак фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире вазифаларын башкара. Лабораториянең төп максаты һәм эше – татар теле өчен компьютер программалары төзү, компьютер технологияләренә татар телен гамәлгә кертү.

Фән өлкәсендә җитди һәм нәтиҗәле шөгыльләнү белән бергә, Җ.Сөләйман – шигърияттә дә үзен каләм остасы итеп таныткан шәхес. Ул – әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәяләнгән унга якын шигъри китап авторы. Шигърияттә ул – дөньяны танып белүдә фәлсәфи фикерләрне тирән хисси образларга төреп, логик эзлеклелеккә, төгәллеккә омтылучы интеллектуаль характердагы шагыйрь. Иң мөһиме – аның шигъри иҗаты тематикасы һәм фикри юнәлеше белән тулаем татарның милли идея-омтылышларын чагылдыруы белән үзенчәлекле.

Җ.Сөләйман – киң кырлы җәмәгать эшлеклесе. 2000 елдан Россия ясалма интеллект ассоциациясе вице-президенты, Татарстан Республикасында «Җанлы телләрне компьютерлаштыру» халыкара (Болгария, Россия, Украина, Татарстан) проекты координаторы, Татарстан Фәннәр академиясенең татар телен компьютерга кертү буенча эксперт комиссиясе рәисе урынбасары, «Формаль, Когнитив һәм Хисаплау лингвистикасы» исемле халыкара фәнни электрон журнал редколлегиясе әгъзасы. Моннан тыш ул республика яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый хәрәкәтенең илһамчысы, оештыручысы һәм даими җитәкчесе буларак та күпләргә билгеле. Бу юлда ирешкән хезмәт казанышлары өчен ул 2003 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.

Җ.Сөләйман – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ямаулыклар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 87 б. – 1000 д.
Таш билге: шигырьләр. – Казан: «Идел» журналы китапханәсе, 1996. – 69 б. – 1500 д.
Күләгәләр: шигырьләр. – Казан: «Идел» журналы китапханәсе, 1997. –139 б. – 2500 д.
Мин минсез дөньяда: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 127 б. – 2000 д.
Казык: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Р.Харис. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 207 б. – 2000 д.
Кизләү: шигырьләр, рәсемнәр / соавт. М.Шакиров. – Казан: Мәгариф, 2003. – 111 б. – 1000 д.

* * *
Фиолетовый дзэн: стихи. – Казань: Магариф, 2002. – 95 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Рахман Р. Тарихка чигелә каберләр… // Шәһри Казан. – 1995. – 23 июль.
Харис Р. Сөләйманның шигъри дөньясы // Мәдәни җомга. – 2002. – 24 май.
Галиәхмәтова А. Акыл күрке // Мәйдан. – 2004. – № 5. – 133–135 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»