поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СӘЛИМ РАФИС

Язучы-прозаик Рафис Сәлим (Рафис Хәсән улы Сәлимҗанов) 1952 елның 1 октябрендә Татарстанның хәзерге Тукай районы Иштирәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – сигез сыйныф, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970–1975 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укытучысы булып башлый (1975–1976), аннары район комсомол комитетында инструктор (1976–1977), төбәк газетасы «Дуслык байрагы» редакциясендә хәбәрче (1977–1979) булып эшли башлый. 1979 елның көзеннән ул Чаллы шәһәрендә төпләнеп яши, квалификацияле эшче һөнәрләренең төрлесен үзләштереп, озак еллар буе КамАЗ предприятиеләрендә эшли.

Рафис Сәлим әдәби иҗат эшен узган гасырның җимешенче елларында балалар өчен кыска хикәя-парчалар һәм юморескалар язудан башлый. Матбугатта беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. Шуннан соң республика газета-журналларында, күмәк җыентыкларда, аеруча «Чаян» журналы битләрендә аның юмор-сатира жанрында язылган күп кенә хикәяләре дөнья күрә. 1984 елда аның Татарстан китап нәшриятында шундый унҗиде хикәясен эченә алган «Елан мөгезе» дигән беренче китабы басылып чыга. Тагын ике елдан балаларга багышлап язган кыска хикәяләре һәм әкиятләре тупланган «Күкеле сәгать» исемле икенче җыентыгы нәшер ителә. Шуннан соң әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан зур өметләр багланган яшь прозаикның иҗат активлыгы бермә-бер сүрелә. Газета-журналларда сирәк-мирәк күренгәләгән язмаларын һәм мәкаләләрен исәпләмәгәндә, аның кулга алырлык башка басма китаплары юк.

Р.Сәлим – 1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Елан мөгезе: юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 112 б. – 10000 д.
Күкеле сәгать: нәниләр өчен хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 63 б. – 12000 д.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»