|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
СИТДЫЙКОВА ӘЛФИЯ
Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа.
Әлфия Ситдыйкова 1964 елда Күҗәкә авылы сигезьеллык мәктәбенә укырга керә һәм аны 1972 елда тәмамлый. Аннан соң ул белем алуны Пучы авылы урта мәктәбендә дәвам итә һәм 1974 елда кулга өлгергәнлек аттестаты ала.
Ә.Ситдыйкова 1975–1978 елларда Чаллы шәһәренә килеп, КамАЗның двигательләр заводына йөк төягеч машина йөртүче булып эшли.
1996–2000 елларда Чаллы шәһәренең «Шушма» коммерция кибетендә сатучы булып хезмәт итә.
Ә.Ситдыйкова хезмәт юлын «Чаллы-ТВ» шәһәр телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосында дәвам итә. 2006 елга кадәр – музыкаль мөхәррир, 2006 елдан өлкән корреспондент булып эшли.
Аның беренче шигырьләре вакытлы матбугатта 1977 елда Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче «Кама таңнары» газетасында басыла. 1979 елда аның «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында шигырьләре дөнья күрә.
Ә.Ситдыйкованың тәүге китабы («Йөрәгемә яфрак сыена») 2003 елда басылып чыга. Бүгенге көндә ул унга якын китап авторы.
2007 елда Татарстан китап нәшриятында «Два родника родной земли= Туган якның ике чишмәсе» дип исемләнгән поэтик тәрҗемәләр китабы нәшер ителә.
«Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Актаныш таңнары» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналларында шагыйрәнең язмалары әледән-әле басылып чыга тора.
Ә.Ситдыйкова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Йөрәгемә яфрак сыена: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Р.Бәшәр. – Яр Чаллы: Газета-китап нәшр., 2003. – 128 б. – 1000 д.
Бер җылы сүз: котлаулар. – Яр Чаллы: Газета-китап нәшр., 2003. – 264 б. – 3000 д.
Җанда кабынган учак: шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Сафин. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типогр., 2004. – 144 б. – 1000 д.
Ак теләкләр: өр-яңа котлаулар. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типогр., 2004. – 65 б. – 3000 д.
Йөрәк сүзе йөрәккә: төрле бәйрәмнәргә котлаулар. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типогр., 2005. – 72 б. – 1000 д.
Җаннар назга төренә: төрле бәйрәмнәргә котлаулар. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типогр., 2006. – 64 б. – 1000 д.
Хисләрем канаты – Күҗәкә: шигырьләр, поэмалар, нәсерләр. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типогр., 2006. – 112 б. – 500 д.
Назга сусау: тәкълидләр / кереш сүз авт. Р.Гаташ. – Яр Чаллы: Яр Чаллы типогр., 2007. – 96 б. – 300 д.
* * *
Два родника родной земли = Туган якның ике чишмәсе: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 208 б. – 1000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Бәйрәмова Ф. Милли байлык // Шәһри Чаллы. – 2003. – 16 май.
Хәйдәрова Ф. «Ләйсән»леләрнең иҗат ялкыны сүрелми // Шәһри Чаллы. – 2003. – 18 июль.
Хуҗин Й. Җан авазы // Актаныш таңнары. – 2003. – 24 июль.
Бәшәр Р. Сандугачлы таңнарга гашыйк // Өмет. – 2003. – № 142 (нояб.).
Гыйлаев Ө. Күңел шагыйрәсе // КамАЗ хәбәрләре. – 2004. – 13 февр.
Галимова Л. Үз-үземне табар өчен язам!.. // Шәһри Чаллы. – 2006. – 31 март.
Сәлахова Ф. Сабантуйда... китап – иң кадерле бүләк // Актаныш таңнары. – 2006. – 8 июнь.
Рзаева Г. Гөлзадә хатирәләре // Шәһри Чаллы. – 2007. – 20 июнь.
Лотфуллина И. Өч игезәк, өч нарасый // Шәһри Чаллы. – 2007. – 15 авг.
Хәсәнова Р. Туган якның ике чишмәсе // Актаныш таңнары. – 2008. – 18 гыйнв.
Хәмидуллина Р. Туган якның ике чишмәсе // Шәһри Чаллы. – 2008. – 23 гыйнв.
Сафина Н. Каршылык көчен буйсындыр // Ватаным Татарстан. – 2008. – 16 май.
Бәширова Ф. Яңа ачышлар сиңа, «Ләйсән!» // Якты юл. – 2008. – 17 окт.
|
|