|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. СИТДЫЙКОВА ФӘРИДӘФәридә Биҗан кызы Ситдыйкова 1959 елның 18 февралендә Казан шәһәрендә университет укытучылары гаиләсендә туа. Әнисе – күренекле тел галиме, профессор Флера Сафиуллина. Фәридә үзе дә киң белемле шәхес: Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаган инженер-программист һәм Казан дәүләт педагогика университетыннан инглиз теле буенча икенче югары белем алып чыккан филолог. Берникадәр вакыт төп белгечлеге буенча инженер-программист булып эшләгәннән соң, гуманитар фәннәргә мәхәббәт аны бөтенләе белән филология – әдәбият дөньясына алып кереп китә: ул мавыгып әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнә башлый. |
Иң күп укылган
|