поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СИРМАТОВ ИНДУС

Язучы-прозаик Индус Фатих улы Сирматов 1937 елның 11 мартында Татарстанның Актаныш районы Чиялек авылында укытучы гаиләсендә туа. Индус белемнең, китапның кадерен белгән зыялы гаиләдә кечкенәдән үк татар язучыларының әсәрләре белән таныша. Әүвәл туган авылында, аннары берникадәр вакыт күрше Чуракай авылы мәктәбендә укып, 1954 елда Байсар урта мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институтының тел-әдәбият факультетына укырга керә. Институттан соң Апас районында чыга торган «Бригадир» газетасы редакциясендә бүлек мөдире, соңрак комсомолның Апас райкомы беренче секретаре булып эшли. 1963 елда Казан телевидениесенә эшкә килә, һәм шуннан соң И.Сирматовның бөтен хезмәт юлы телевидение студиясе белән тыгыз бәйле. Биредә ул озак еллар әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли, соңга таба аңа телестудиянең нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифасын йөклиләр.

Күпчелек яшьләргә хас булганча, Индус та урта мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый – шигырь язу белән мавыга. Институт елларында алар бергәләшеп «Әдәби Алабуга» дигән җыентык та бастырып чыгаралар. Шулай да Индус Сирматовның киләчәктәге әдәби иҗат йөзен шигърият түгел, ә проза жанры һәм телевизион драматургия билгели. Язучылар берлегенә дә ул шушы жанрларда эшләүче автор буларак кабул ителә.

И.Сирматов – дистәләгән хикәя һәм берничә повесть («Офыкның аръягында», «Керәшен кызы», «Ак бишек», «Муллагали ни күргән?» һ.б.) авторы. «Муллагали ни күргән?» повестенда, «Шанхай бүреге», «Соңгы куян», «Мичче Гата», «Хәзинә эзләүчеләр» кебек хикәяләрендә язучы тормыш күренешләрен һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җиңелчә көлү-юмор аша гәүдәләндерә. «Ләйсәннең бер көне» повесте, «Иван Шишкин картинасы», «Сукмакларда үсә колмаклар», «Тимер иләк, төпсез чиләк» кебек хикәяләрендә исә вакыйгалар балаларның уй-хисләре һәм күңел кичерешләре аша тасвирлана.

И.Сирматовны татар әдәбиятында телевизион драматургия жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе дияргә мөмкин. Аның пьесалары яки сценарийлары буенча куелган «Ялгыз учак» (1994), «Сугышның ике көне» (1995), «Яңа фатир» (1996) телевизион спектакльләре, «Солдатка китте егет» (1968), «Йөрәкләрдә эз калдырып» (1995), «Тормышым минем – театр» (1997), «Тарих башы ерак гасырларда» (1997) кебек документаль телефильмнар, Нәкый Исәнбәтнең фольклор әсәрләренә нигезләнәп эшләнгән унике серияле «Мырау батыр», Мәхмүт Хәсәнов романы буенча куелган җиде серияле «Язгы аҗаган», Ибраһим Гази трилогиясе буенча төшерелгән «Онытылмас еллар» телевизион спектакльләре әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр.

Индус Сирматов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе.

И.Сирматов – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әткәй сәгате: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 79 б. – 5000 д.
Ике як иңсәмдә: хикәяләр. – Казан: Иман, 2000. – 159 б. – 2000 д.
Ак бишек: повесть. – Казан: Алма-Лит, 2004. – 142 б. – 200 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мөхәммәтшин Р. Тарих кайдан башлана // Мәдәни җомга. – 1997. – 28 февр.
Гыйләҗев А. Күңелгә якын әсәр // Мирас. – 1997. – № 9. – 50–51 б.
Хәбибуллин М. Бишек тирбәлергә тиеш // Мәдәни җомга. – 2004. – 3 сент.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»