поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШӘЙХУЛОВ АЛМАС

Әйдә, халыкка хезмәткә!

Башкорт дәүләт университетының филология факультетына “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлегенә беренче тапкыр студентлар 1950 елда кабул ителгән. Факультетның үзаллы берәмлеге буларак татар филологиясе кафедрасы 1958 елдан эшләп килә. 90нчы елларга кадәр БДУның бу кафедрасы Башкортстанның татар мәктәпләренә югары белемле ана теле укытучылары әзерләүче бердәнбер гыйльми-педагогик коллектив иде. Бүген ул ничек эшли, киләчәккә нинди планнар белән яши? Шушы һәм башка сораулар белән кафедра мөдире, фән докторы, профессор Алмас Шәйхуловка мөрәҗәгать иттек.
— Алмас Галимҗанович, бүген татар филологиясе кафедрасы заман белән бергә атлыймы?

— Бүгенге көндә филология факультеты БДУның иң көчле гыйльми-педагогик коллективларыннан санала. Факультетта унсигез профессор эшли. Барлык кафедраларны да профессорлар җитәкли.

Татар филологиясе кафедрасына килгәндә, бездә 2 фән докторы, 3 профессор, 5 фән кандидаты-доцент, 2 фән кандидаты-өлкән укытучы эшли. Профессор Суфиян Поварисов яшьләргә үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Профессор Камил Дәүләтшинның әле шушы көннәрдә генә Мәүлә Колый иҗатына багышланган монографиясе басылды. Бу китап университетның фәнни хезмәтләр күргәзмәсенә куелды. Лилия Сәгыйдуллина, Рамил Миңнеәхмәтов, Марат Шәрипов, Рәүф Идрисов, Илдус Фазлетдинов, Зәбирә Кәримова, Илмира Зарипова, Гөлсинә Кәлимуллиналар студентларга төпле белем бирә.

Профессор-преподавательләребез гыйльми эшне өч юнәлештә алып бара: академик институтларның фәнни программаларында катнашу; үзаллы монографик тикшеренүләр алып бару; вузларда һәм мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту методикаларын эшләү.

Әлбәттә, авырлыклар да бар. Студентлар белән, элекке кебек, җөмләнең иясен, хәбәрен эзләп утыру көннәре тарихта гына калды. Бүгенге көндә уку йортының ректораты тарафыннан белем бирүнең яңа юнәлешләре: магистратура һәм бакалавриат мәсьәләсенә басым ясала. Шуны да билгеләп китәргә кирәк, бу яңача укыту юнәлешләрен керткәндә соңгы ике елда тискәре моментлар да булды. Башта Мәскәү 12 урын бирде, аннары аны 7гә, соңрак 5кә генә калдырды. Былтыр бакалавр программасы буенча бөтенләй укытмадык. Быел кафедрага 12 урын бирделәр. Студентлар бакалавриат һәм магистратура нәрсә бирүен аңлап җитмиләр. “Артык бер ел уку безгә нәрсә бирә инде?”, “5 урынына 6 ел укып безне кайда эшкә алалар инде”, дип йөрүчеләр бар. 1-5 курс студентларының барысына да бу уку юнәлешләренең өстенлекләрен аңлатабыз. Киләчәктә дипломда теге яки бу предметның министрлык куйган дәрәҗәдә саннары күрсәтелеп, тиешле билгеләр булмаса, аларны эшкә алу тыелуы турында әйтәбез. Бу җәһәттән күп нәрсә укытучылардан да тора. Алар иске программалардан баш тартып, заманга яраклашырга тиешләр. Укытучылар Русия Мәгариф министрлыгы таләп иткән магистратура һәм бакалавриат программасына ярашлы рәвештә мәгълүматларны заман таләбен куеп, шул дәрәҗәгә җиткереп белем бирмәсәләр, студент элеккеге кебек үк диплом белән чыгачак. Кафедра мөдире булсын, доцент, өлкән укытучы булсын — барысы да студентлар белән фән белән шөгыльләнергә, аларны конференцияләргә әзерләп җибәрергә, фәнни җитәкчелек итәргә, аспирантлар әзерләргә тиеш. Әгәр юк икән, димәк, укытучы акчаны юкка гына ала, аңардан университетка да, кафедрага да файда юк. Мин моны мәгариф эволюциясенең башка баскычындагы кадимчеләр һәм җәдитчеләр арасындагы көрәш белән чагыштырам.

— Бүгенге көндә илдә мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләрне үстерүгә юнәлтелгән төрле-төрле грантлар бирелә. Татар филологиясе кафедрасы грантлар юллауда катнашамы?

— Магистратура һәм бакалавриат мәсьәләсен хәл итү өчен нәкъ менә грант кирәк. Бүгенге көндә кафедра биредә эшләүче галимнәрнең шөгыльләнгән фәнни юнәлешләре: тел, әдәбият һәм фольклорны укмаштыручы грантка лаек булырлык тема өстендә эшли. Минем фикеремчә, велосипед уйлап чыгарырга кирәкми. Кафедрада минем башлангычым белән 30 ел дәвамында “Вузара Идел-Урал-Кама этнолингвистик төбәгендә яшәүче төрки-монгол, фин-угыр, һинд-европа (славян) халыкларының рухи мәдәниятен тикшерү лабораториясе” эшләп килә. Без уку йорты ректоратының таләбенә туры киләбез, башка факультетларда мондый лабораторияләр юк дәрәҗәсендә. Лабораториядә Башкортстанда яшәүче татарларның тел үзенчәлекләрен җыю һәм барлау буенча бай материал тупланды. Өч дистә ел дәвамында миллион ярым перфокартага тутырылган сүзләрне студентлар авылларда диалектологик экспедицияләрдә булган вакытта язып алып кайттылар. Дөрес, матди кыенлыклар нәтиҗәсендә соңгы елларда экспедицияләргә чыкмый башладык. Хәзер көндезге бүлектә укучылар — 200, читтән торып укучылар 400 сүзне үзләренең туган авылыннан язып алып киләләр. Бер төркем студентлар бер төбәктән, авылдан язып алуга караганда бу күпкә отышлырак, минемчә. Лаборатория кафедра тормышында әһәмиятле урын алып тора. Лаборатория грант фондына тапшырырга теманы үзе әйтеп тора дияргә мөмкин. Ул — “Урал-Идел буе төбәге төрки халыклары цивилизациясенең лингвокультурологик чагылышы буларак татар теле һәм әдәбияты һәм рухи мәдәнияте”. Бу теманы укытучыларыбыз да, филология факультеты деканы Александр Федоров та хуплады. Ике-өч елдан соң бу теманы Русия фәнни грантлар фондына тәкъдим итәргә ниятлибез. Фондта 30 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр грантлар бар. Безнең тема анда җиңеп чыгып, грантны отарбыз дип уйлыйбыз.

— Белгечләр әзерләү турында сөйләсәгез иде. Татар-урыс бүлегенә абитуриентлар киләме?

— Безнең кафедра алты дистә ел эчендә 2500гә якын татар теле укытучысы һәм филология белгечләре әзерләде. Әлеге вакытта укып чыгучыларның 70 процентка якыны мәктәпләрдә, ә калганнары вакытлы матбугатта эшли. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” журналы һәм район гәзитләрендә, телевидение, “Юлдаш” һәм “Шәрек” радиоларында безнең татар-урыс бүлеген тәмамлаучылар хезмәт сала. Шулай ук аспирантура тәмамлап Башкортстан дәүләт педагогия университетында һәм Стәрлетамак педагогия академиясендә укытучы булып хезмәт салучылар да бар. Безнең бүлектә төпле белем бирелә, шуңа күрә биредә укырга теләүчеләр бар.

Быелгы уку елында 20 студент алынды. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасына абитуриентлар җәлеп итүдә ярдәме өчен БДУның ректоры Әхәт Мостафинга рәхмәт әйтәсе килә.

— Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

— Алдагы уку елыннан яңа ике белгечлек буенча укыта башларга ниятлибез. Беренчесе — “тәрҗемә эше”. Республика һәм район вакытлы матбугаты өчен тәрҗемәчеләр җитешми бит. Монда сүз бүлеккә ун кеше алып укыту турында бара. Икенчесе — “мәдәниятара коммуникация” белгечлеге. Мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы, алдынгы фикерләрне алга сөрүче — мәдәни багланышларны тикшерүче белгечләр әзерләү. Әлеге белгечләргә Башкортстан татарларының ихтыяҗы зур.
Кафедраның гыйльми-тикшеренү лабораториясендә экспедицияләр вакытында студентлар язып алган авыл тарихлары картотекасы бар. Бүгенге көндә бу бай материал аерым китап итеп әзерләнә. Безнең татар-урыс бүлеген тәмамлаган шәхесләрнең алфавит буенча исемлеге, авыллары һәм районнары картотекасын, материаллар тупладым. Шулай ук соңгы өч елда БДУның татар филологиясе кафедрасы тарихы, биредә эшләгән галимнәр турында язмаларны, материалларны, документларны туплап барам. Берәр вакыт болар да аерым китап-белешмә булып дөнья күрер дип ышанам. Моңа кадәр бу эш башкарылмаган. Бу бит яшь буынны тәрбияләү өчен кирәк.

— Сез кафедра белән җитәкчелек итү, студентларга лекцияләр уку, фәнни эшчәнлектән тыш командировкаларда да еш буласыз...

— Әйе, әле бүген иртән генә Төркиядән кайтып төштем. Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ) тарафыннан Әхмәт-Зәки Вәлиди елы дип игълан ителгән чаралар кысаларында Афйон шәһәренең Хуҗатәпә университетында үткән “Әхмәт-Зәки Вәлиди Туган һәм төрки мәдәният” дигән халыкара симпозиумда катнаштым. Мәртәбәле чарада “Алтын Урда цивилизациясендә Идел-Урал буе халыкларының тоткан роле һәм аның әһәмияте (татар, башкорт һәм чуваш телләре мисалында)” дигән темага чыгыш ясадым. Симпозиумда Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Кытай, Япония, Тайвань, Монголия, Русиядән, шулай ук Башкортстан һәм Татарстаннан 150дән артык галим катнашты. Чараның пленар өлешендә, рәсми вәкилләр белән беррәттән, Әхмәт-Зәки Вәлидинең улы, Билькент университеты профессоры Сүбәдәй Туган һәм Абдулкадыйр Инанның улы Мостафа Яшар Инан чыгыш ясадылар. Симпозиумда шулай ук Башкортстан һәм Әхмәт-Зәки Вәлидинең йорт-музее турында слайдлар күрсәтелде, рәссамнар күргәзмәсе үтте, Гәүһәр Батталованың “Туган йортка озак юл” дигән фильмы күрсәтелде. Гомумән алганда, бик эчтәлекле, тәэссоратларга бай чара үтте.

— Алмас Галимҗанович, Сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, гыйльми эшчәнлегегездә зур уңышлар телибез.

Фәнүз Хәбибуллин әңгәмәләште."Кызыл таң", 21.10.2010. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»