поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘРИПОВ РӘНИФ

Шагыйрь Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Татарстанның Кукмара районы Аман-Ошторма авылында туа. 1961 елда әнисе вафат булганнан соң, унбер яшеннән Арча районы Субаш-Аты авылындагы балалар йортында тәрбияләнеп үсә, шунда урта мәктәпне тәмамлый.

Укырга кергәнче үк хәреф танырга өйрәнә, уку елларында исә, бик күп китап уку белән бергә, шигырь язу белән мавыккан Рәниф балалар йортындагы кырыс тормыш шартларында шигърияттән тыелып торырга мәҗбүр була һәм, урта мәктәпне тәмамлагач, иптәшләренә ияреп, күңеле тарткан гуманитар юнәлештәге югары уку йорты урынына Казанның химия-технология институтына барып керә. Шуннан ул гаскәри хезмәткә чакырыла.

Рәниф Төньяк хәрби флотындагы корабта сигналчы матрос, ярты елдан отделение командиры булып хезмәт итә. Үз хәрби һөнәренең остасы буларак, бер корабта йөкләмәсен үтәп кайтуга, аны шунда ук икенче кораб белән кабат диңгезгә чыгарып җибәрү гадәти бер хәлгә әверелә. Нәтиҗәдә төньякның салкын, кырыс, туктаусыз давыллы табигый шартлары яшь организмга төзәлмәс зыян китерә һәм ел ярымнан Рәнифне инвалид хәлендә Казанга кайтарып куялар.

Шушы аянычлы язмыш сынауларыннан соң, Р.Шәрипов әдәби эшкә җигелә. Югары уку йортына керергә кыстасалар да, үзлегеннән белем алу юлын сайлый: күп укый, яза, поляк һәм инглиз телләрен өйрәнә, шул телләрдә дөнья әдәбияты үрнәкләре белән таныша.

Р.Шәриповның матбугатта беренче шигырьләре узган гасырның җитмешенче елларыннан «Татарстан яшьләре» газетасы, «Идел» альманахы битләрендә күренә башлый, радиотапшыруларында яңгырый. 1979 елның ноябрендә яшь иҗат көчләренең Кукмарада узган V республика конференциясендә катнашкан С.Хәким белән И.Юзеев, махсус кереш сүз язып, яшь шагыйрьнең «Чокырча тавы» исемле поэмасын «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында бастырырга булышалар. Аларның ук шәхси рекомендациясе белән 1983 елда Татарстан китап нәшриятында Р.Шәриповның «Тәрәзәдә утлар» дип исемләнгән беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгы дөнья күрә.

Лирик һәм публицистик эчтәлектәге шигырьләр язу белән беррәттән, Р.Шәрипов аеруча поэма жанрында актив иҗат итә. Ул – дистәдән артык исемдәге поэмалар авторы. Балалар йорты истәлекләренә нигезләнеп язылган «Алмагачлар сагышы», гади авыл хатынының мәхәббәттәге ихлас фидакәрлеген драматик шигъри юлларда тасвирлаган «Фатыйма мәхәббәте», экологиягә бәйле әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Йорт иясе», «Ут», «Бакча», «Җинаять эше» кебек поэмалар Р.Шәриповның иҗат мирасында күренекле урын тоталар. Ул шулай ук балалар өчен «Ян, учагым!» исемле шигырьләр җыентыгы (1988), «Картаямы соң йөрәк?!» («Уеннан уймак») дигән пьеса, татар халык иҗаты әсәрләренә, милли йолаларга нигезләнеп язылган дистәгә якын бәйрәм сценарийлары, тамаша үрнәкләре, яңа басылып чыккан китапларга багышланган рецензияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы буларак та билгеле.

1994 елда Рәниф Шәрипов Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләгенә лаек була, 2006 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә. Шагыйрь 2007 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Р.Шәрипов – 1992 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тәрәзәдә утлар: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 47 б. – 2700 д.
Ян, учагым!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 37 б. – 10000 д.
Күк һәм күңел йолдызлары: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 79 б. – 8000 д.
Йорт иясе: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 71 б. – 2000 д.
Мәңгелек сер: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 190 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мостафин Ш. Шигърият диңгезендә // Соц. Татарстан. – 1983. – 23 нояб.
Моратов Г. Чиксезлеккә манып каләмне // Татарстан яшьләре. – 1984. – 21 гыйнв.
Вәлиев М. Учагың сүрелмәсен // М.Вәлиев. Әйтер сүзең булса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 155 б.
Низамова Ф. Авылга бәйрәмнәр кирәк // Татарстан яшьләре. – 1988. – 3 апр.
Садә Г. Изүен ачкан җилләр // Яшь ленинчы. – 1988. – 20 июль.
Афзалова М. Карурманны чыккан чакта... // Татарстан хәбәрләре. – 1994. – 11 окт.
Мостафин Ш. «Син – минем иң якын кешем!» // Казан. – 1997. – № 1–2. – 60–66 б.
Шаһимәрдәнов М. Шигърият иясе // Ватаным Татарстан. – 1997. – 25 июль.
Сафина Н. Җиргә төшә сөю йолдызлары // Казан утлары. – 1998. – № 1. – 163–166 б.
Вәли-Барҗылы М. «Фатыйма»ны кем язган? // Ватаным Татарстан. – 2000. – 26 май.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»