поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘФЫЙКОВ ЯГЪСУФ

Ягъсуф Долмаган улы Шәфыйков 1937 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Түбән Карач авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Ягъсуф хуҗалыктагы мал-туарны карый, җәйге каникулда колхозда, атлы эштә эшли. 1951 елда күрше Яңа Кормаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшкә кала.

1952 елда гаиләләре белән Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәренә күченеп килә. Башта ит комбинатында эшли, ат белән йөк ташый, соңыннан товар складында йөк бушатучы була, шул ук вакытта шоферлыкка укып чыга. Предприятие юлламасы белән Ростов-на-Дону шәһәрендә суыту җайланмалары механигы һөнәрен үзләштерә һәм 1960 елга кадәр әлеге һөнәр буенча эшли.

1960–1963 елларда ПВО гаскәрләренең Урал хәрби округында штабта писарь булып хәрби хезмәт үтә. Монда ул дөнья әдәбияты белән таныша, хәрби газеталарга мәкаләләр язып, каләм чарлый, аны дивизиянең «На страже» газетасына хәбәрче итеп билгелиләр.

Армиядән демобилизацияләнгәннән соң, Сарапул шәһәренең «Красное Прикамье» газетасында бүлек мөдире урынын тәкъдим итәләр. Редакциядә эшләгәндә, кичке рус мәктәбен бетерә. Газетада 1971 елга кадәр эшли. Аның мәкаләләре, әсәрләре Мәскәү, Ижау газета-журналларында чыга.
1970 елда «Удмуртия» нәшриятында «Твои земляки» исемле беренче очерклар җыентыгы дөнья күрә. 1971 елның июлендә аны Удмуртия Министрлар Советының матбугат бүлегенә начальник итеп куялар. Ул әлеге бүлекне1972 елның гыйнварына кадәр җитәкли. 1971 елда читтән торып укып Казан финанс-икътисад институтының промышленность экономикасы бүлеген тәмамлый.

1972 елда аны КамАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешенә җибәрәләр. Монда ул профком рәисе, «ГлавМосквастрой» төзелеш оешмасы начальнигының көнкүреш мәсьәләләре һәм кадрлар буенча урынбасары булып эшли.

1976 елда, КамАЗның беренче чиратын сафка бастырып, Яңа шәһәрне өлешчә төзегәч, «ГлавМосквастрой» белән бергә Я.Шәфыйковны Ростов өлкәсенә, Волгодондагы «Атоммаш» заводы атом станциясе һәм шәһәр төзелешенә җибәрәләр. 1983 елга кадәр ул Волгодонда төзелеш начальнигының көнкүреш мәсьәләләре һәм кадрлар буенча урынбасары булып эшли. 1983 елда бу оешма тагын яңа төзелешкә керешә – Краснодар краендагы атом электр станциясенә нигез сала. Монда да Я.Шәфыйков үз вазифасын башкара.

Тормыш тәҗрибәсе туплагач, 1991 елның декабрендә Я.Шәфыйков яңадан журналистикага, иҗат эшенә әйләнеп кайта. Аны Татар Дәүләт мәгълүмат агентлыгы – «Татаринформ»ның Төньяк Кавказдагы махсус хәбәрчесе итеп куялар. Аңа Краснодар, Ставрополь крайлары, Адыгей Республикасы, Ростов һәм Волгоград өлкәсендә татар тормышын яктырту бурычы йөкләнә. Ул киң җәмәгатьчелек эше дә алып бара: әлеге җирлектә яшәүче татар диаспорасына иҗтимагый-мәдәни үзәкләр оештырырга булыша, татар матбугатына язылу, аны тарату эшен башлап җибәрә. Татарстан газета-журналларында аның очерклары, милләттәшләре турында хикәяләре даими басыла килә.

1999 елдан башлап ул Республика хөкүмәтенең иҗтимагый-сәяси һәм әдәби «Татарстан» журналында бүлек редакторы булып эшли.

Язучы татар һәм рус телләрендә иркен яза, ул – халыкара мәгълүматлаштыру Академиясенең гамәли әгъзасы.

Я.Шәфыйков – 2000 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мин бер могҗиза беләм. – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 190 б. – 1000 д.
Бер очрашу – бер гомер. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 206 б. – 2000 д.
Хуш, Агыйдел!: хикәяләр һәм повестьлар. – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 263 б. – 5000 д.
Калаларда таш казарма: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 205 б. – 1000 д.

* * *
Фикрят Табеев. – Казан: Идел-Пресс, 2001. – 461 б. – 15000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Без яңарыш чорында яшибез. – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 78 б. – 1000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Казан университеты = Казанский университет. – Казан: Идел-Пресс, 2004. – 350 б. – 20000 д. (Рус, татар һәм инглиз телләрендә.)

* * *
Твои земляки: очерки. – Удмуртия: Удмурт. кн. изд-во, 1970. – 205 с. – 5000 экз.
Я знаю одно чудо. – Казань: Кыйбла, 1997. – 190 с. – 5000 экз.
17 интервью в конце века. – Казань: Идел-Пресс, 1999. – 231 с. – 8000 экз.
Прощание с Агиделью: рассказы и повести. – Казань: Идел-Пресс, 2002. – 300 с. – 5000 экз.
Если ты врач. – Казань: Идел-Пресс, 2005. – 160 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллина М. Якташлар турында // Татар иле. – 1997. – 10 гыйнв.
Миңнуллина М. Мин бер могҗиза беләм // Татар иле. – 1997. – Сент.
Зарипов Р. Гасырларны йомгаклап // Ватаным Татарстан. – 2000. – Май.
Мостафин Р. Бер очрашу – бер гомер // Татарстан. – 2002. – Дек.
Ганиев В. Бер авторның алта китабы // Ватаным Татарстан. – 2003. – 14 февр.  

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»