поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘФИГУЛЛИН ФАИЛ

(1939–1982)

Күренекле шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин Татарстанның Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: өч ел колхозда эшли, аннан, 1956 елдан 1962 елның җәенә кадәр, Коми АССРда – урман кисүче, чирәм җирләрдә – тракторчы, Приморский крайның Находка шәһәрендә – кара эшче, слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда ул туган якларына кайта һәм 1973 елга кадәр Яшел Үзән шәһәре предприятиеләрендә травильщик, слесарь, сварщик булып эшли. Шунда эшләгәндә, кичке урта мәктәпне һәм 1973 елда читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

1973 елдан башлап Ф.Шәфигуллин Казанда журналистлык хезмәтендә: башта – «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм поэзия бүлеге мөдире, аннары яшь язучыларның әдәби альманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975–1982) ул республика юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли.

Ф.Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында» (1967), «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшә. Шулай да Ф.Шәфигуллин, шигъри иҗатын дәвам иткән хәлдә, алтмышынчы елларның ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аның юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә. Аның шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленең нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күпсанлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар...» (1979–1980), «Ак яллы аргамаклар» (1980), «Бәхет йолдызы астында» (1982), «Ак маңгайлы бүреләр» (1985) кебек повестьлары җитмешенче-сиксәненче еллардагы татар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Аларда реаль тормыш картиналары һәм ышандырырлык әдәби образлар аша гади хезмәт кешесенең фидакарьлеге, этик-мораль сафлыгы һәм заманга лаеклы булып яшәү принциплары раслана.

Ф.Шәфигуллин, актив иҗат тормышы белән яшәп, күптөрле җәмәгать эшләре алып барган язучы. Ул заводта эшләгән чорында Яшел Үзән шәһәре советына депутат итеп сайлана (1969), соңыннан озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасының редколлегия әгъзасы булып тора. Җитештерү өлкәсендәге һәм әдәби хезмәттәге уңышлары өчен «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Язучы 1982 елның 7 октябрендә фаҗигале рәвештә һәлак була.

Ф.Шәфигуллин – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яңа ел бусагасында: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 20 б. – 8000 д.
Авылым сандугачы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 110 б. – 10000 д.
Гашыйк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 40 б. – 3500 д.
Каен яктысы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 104 б. – 7000 д.
Әлфинур: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 109 б. – 10000 д.
Дулкынга дулкын: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. –104 б. – 4000 д.
Күзгә карап: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 200 б. – 12000 д.
Ак яллы аргамаклар: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 119 б. – 9000 д.
Бәхет йолдызы астында: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 136 б. – 15000 д.
Ак маңгайлы бүреләр: повесть, хикәяләр / төз. Э.Шәрифуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 12200 д.
Кешелек тавы: повесть, хикәяләр, мәкаләләр, рецензияләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 255 б. – 15000 д.
Өй салуның ние бар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 304 б. – 5000 д.
Бер атуда – ике куян: юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 223 б. – 3000 д.
Бер малай, өч аргамак: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 272 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мостафин К. Сандугач җыры дәвамлы булсын // Казан утлары. – 1969. – № 3. – 178–182 б.
Мөхәммәдиев Р. Укучы ничек кабул итәр... // Р.Мөхәммәдиев. Әгәр без янмасак...: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 64–73 б.
Зөлфәт. Күзгә карап... // Татарстан яшьләре. – 1983. – 29 окт.
Кукушкин Р. Диңгезче егет моңы // Казан утлары. – 1985. – № 3. – 159–169 б.
Мәхмүди З. Сез дә сагынырсыз // Шәһри Казан. – 1991. – 26 сент.
Шәфигуллина Р. Саф йөрәккә пакь дөнья кирәк // Казан утлары. – 1999. – № 5. – 183–186 б.
Шәфигуллина Р. Матурлыкка таба // Мирас. – 2000. – № 3. – 22–34 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»