поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘЕХ ЛЕНАР

Шагыйрь, журналист Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның «Адашлар» исемле иң беренче язмасы 1994 елда «Игенче даны» (хәзерге «Актаныш таңнары») район газетасында дөнья күрә. Алтынчы сыйныфта укыганда «Безнең гаилә» дип исемләнгән тәүге шигырен яза.

1999–2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-бер артлы республика матбугатында күренә башлый. Беренче мәртәбә «Сабантуй» газетасында «Сөйгәнем» дип исемләнгән шигыре дөнья күрә.

Педагогия көллиятен тәмамлагач, Л.Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә.

Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. «Әллүки» тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы – татар студентларының «Тәрәзә» газетасы дөнья күрә башлый. Л.Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.

2007 елны Татарстан китап нәшриятында «Әллүки» дип исемләнгән җыентык (төзүчесе – Ленар Шәех) басылып чыга. Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш «әллүки»ченең әсәрләре урын ала.

Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004–2005 елларда – «Шәһри Казан», 2005–2007 елларда «Татарстан яшьләре» газеталарында журналист булып эшли. 2006 елда Германиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта. Аның немец телендә язылган әсәрләре студентларның «Kleineweltzeitung» газетасында дөнья күрә.

Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның «Татарстан яшьләре», «Сабантуй», «Чаян», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Молодежь Татарстана», «Салават күпере»; Башкортстанның «Тулпар», «Шоңкар», «Йәшлек», «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла.

Л.Шәех – «Авылдан килгән мендәр», «Керпе ничек энәле булган?», «Дүртенче кат... Бишенче кат...» исемле китаплар авторы.

Аның автор-төзүче буларак башкарган «Җил каян килә?» китабы балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы фәнни-популяр басма булып тора.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында Л.Шәех төзегән «Нәҗип Газизов» исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче санлы Яңа Әлем һәм 3 нче санлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татарның «Макаренко»сы, Бөек Ватан сугышы чоры ятимнәренең кадерле әтиләре Нәҗип Газиз улы Газизовның (1918–1977) якты истәлегенә багышлана.

Ленар Шәех – Татарстан Журналистлар берлеге (2006), Россия Журналистлар берлеге (2006), Халыкара Журналистлар Ассоциациясе – IFJ (2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007) әгъзасы.

2007 елдан Л.Шәех – Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.

Л.Шәех – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яз җыры: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Актаныш: Актаныш типогр. ААҖ, 2005. – 62 б. – 500 д.
Авылдан килгән мендәр: балалар өчен шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 71 б. – 5000 д.
Керпе ничек энәле булган?: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 32 б. – 5000 д. (I завод – 2000 д., II завод – 3000 д.)
Дүртенче кат... Бишенче кат...: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 176 б. – 2000 д.

* * *
Әллүки: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр / төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 2000 д.
Нәҗип Газизов: истәлекләр, документлар, хатлар, фотосурәтләр / төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 208 б. – 500 д.
Җил каян килә? / авт.-төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 80 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Юзеев И. Кереш сүз // Сабантуй. – 2001. – 10 нояб.
Гәрәев М. Хуҗа Насретдин ордены бирик юмористларга! // Чаян. – 2004. – № 3. – 6 б.
Юзеев И. Җанда – бер чәчәк... // Казан утлары. – 2004. – № 4. – 114 б.
Шиһапов М. Суган бармы? Юк. Кишер // Ватаным Татарстан. – 2004. – 2 июль.
Мөслимова Ф. «Мин бу шәхесне белмим...» // Шәһри Казан. – 2004. – 5 нояб.
Мәрдан Р. Хакыйкатьнең бәясе // Шәһри Казан. – 2005. – 1 гыйнв.
Гыйльманов Г. Кереш сүз // Сабантуй. – 2005. – 5 февр.
Иксанова И. Якты аның тәрәзәсе // Сөембикә. – 2005. – № 3. – 23–26 б.
Шиһапов М. Уңай эшкә балта чапмыйк // М.Шиһапов. Җырлыйсы җырларым бар әле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 229–234 б.
Ибраһимова А. «Һәр шигырь – үзе бер әкият...» // Тәрәзә. – 2005. – № 9 (нояб.).
Шәрифуллина Э. Чытлы Бакый // Сабантуй. – 2006. – 25 март.
Сафина Н. Балачакка нинди шигырь кирәк? // Ватаным Татарстан. – 2006. –30 июнь.
Сәлахов Р. Сәяхәт иттем әле // Ватаным Татарстан. – 2006. – 2 дек.
Мостафина З. Балалар әдәбияты үз авторын эзли // Шәһри Казан. – 2007. – 6 июль.
Гатауллина Л. Хәзинәдән өч бөртек // Мәгърифәт. – 2007. – 4 авг.
Миңнуллин Р. Ленар Шәех // Р.Миңнуллин. Әсәрләр. – 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 293–294 б.
Зариф Ф. Табигать тудырган талант // Тәрәзә. – 2008. – № 3 (март).
Сәлах Р. Шәһәр тәрәзәсеннән ниләр күренә? // Мәдәни җомга. – 2009. – 20 февр.
Мәрданова Ф. Җанымны әсир итте // Идел. – 2009. – № 5. – 73 б.
Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. – 2009. – 5 июнь.
Гыйбадуллина Л. Мәңгелек балачак илендә // Мәдәни җомга. – 2009. – 17 июль.
* * *
Абдуллина Л. Әдәбият – ул безнең киләчәк // Йәшлек. – 2005. – 26 февр. (Башкорт телендә.)
* * *
Шамиль М. Коллеги «Казанского университета» // Казанский университет. – 2006. – № 13–14 (авг.).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»