(1909–1981)
Сембер өязе Әсән авылында туа.
1930 елда Уфа сәнгать техникумын тәмамлап, Башкорт академия театрында эшли башлый. 1946 елдан — Татар академия театрында. Сәхнә эшчәнлеге белән бергә пьесалар тәрҗемә итә, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә.
Танылган, зур уңыш казанган артист, күпкырлы талантка ия шәхес. Драма һәм комедияләрдә төп рольләрне башкара. Үзләренең эчке дөньялары һәм тышкы яктан да мәгънәле пластик сурәтләнешләре белән аерылып торучы чын сәнгать образлары иҗат иткән сәхнә остасы.
1946 елдан Казан театр училищесында сәхнә теле укыта.
Аның рольләре: Клобуков — «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев), Хлестаков — «Ревизор» (Н.Гоголь), Ленин — «Мылтыклы кеше» (Н.Погодин), Труффальдино — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони), Нуретдин — «Җилкәнсезләр», Муса — «Американ» (К.Тинчурин), Тукай — «Тукай» (Ә.Фәйзи), Балтаев — «Зифа», Хуҗа — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Максуд — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Никс — «Мәхәббәт утравы» (А.Парнис), Арыкбаев — «Җырланмаган җыр» (М.Кәрим), Телятев — «Котырган акчалар» (А.Островский), Гордей Павлович — «Ата хакы — Тәңре хакы» (В.Лаврентьев), Купьелло — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо), Ксанф — «Кол» (Г.Фигерейдо), Мәрвән — «Ир-егетләр», Шамбасов — «Адәм баласына ял кирәк» (Т.Миңнуллин), Оргон — «Суган суфые» (Мольер), Актай — «Кол Гали» (Н.Фәттах), Бом — «Канлы күләгәләр» (Г.Боровик) һ.б.
СССРның хал. арт. — 1980 ел.