(1892–1945)
Лаеш кантоны Юеш Көрнәле авылында туган.
Татар театрына нигез салучыларның берсе. 1909 елда,«Сәйяр» труппасы Пермьгә килгәндә, бер спектакльдә катнаша. 1912 елдан «Нур» труппасында профессиональ артист булып эшли башлый. Соңрак спектакльләр дә куя. 1918–1920 елларда Урал, Себер шәһәрләрендә төрле труппаларда эшли. 1921–1922 елларда — Казанда Татар академия театрында, 1922–1923 елларда — Уфада Татар-башкорт театрында, 1924–1928 елларда — Казанда Татар академия театрында артист, режиссер һәм баш режиссер (1924–1925, 1927–1928 еллар). 1931–1935 елларда — Казан һәм Әстерхан татар театрында артист һәм режиссер, 1935–1936 елларда — Бакудагы татар театрында режиссер, 1937–1939 елларда — Казанда Академия театрында, 1939–1940 елларда Ташкент татар театрында баш режиссер.
1940 елда бөтенләйгә Казанга Татар академия театрына кайта.
Шамильский — татар халкының сөекле, легендар артисты. «Ул чын мәгънәсендә тормышчан реалистик стильдәге артист. Шул ук вакытта ул искиткеч көчле романтик пафоска күтәрелә белә иде. Артист үзе иҗат иткән образның эчке дөньясына керә белә. Аның уй-хисләрен аңлый, тоя белә. Шамильский эчке интуициягә никадәр бай булса да, башлыча акыл белән уйлап иҗат итүче артист иде… ул тудырган образлар коеп куйган шикелле була торган иде: бар да төгәл, бар да үлчәнгән. Ул образны эчтән җылыта, яктырта белә. Тирән эмоция, кайнар дәрт, зур ихтыяр көче — менә нәрсәләр характерлы иде аның уенына, — дип яза Ә.Еники. — Әйтерсең лә ул уйнамый, ә сәхнәдә «яши».
Аның рольләре: Сөләйман — «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» (С.Рәмиев), Жан Рено — «Хөкемдә хаталык» (А.Деннери), Кудряш — «Яшенле яңгыр» (А.Островский), Фердинанд — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер), Васька — «Тормыш төбендә» (М.Горький), Давыт — «Җилкәнсезләр», Миңлегали — «Зәңгәр шәл», Җантимер — «Ил» (К.Тинчурин), Шиһабетдин — «Саташкан кыз» (Ф.Бурнаш), Мансур — «Күмелгән кораллар» (Һ.Такташ), Годун — «Разлом» (Б.Лавренев), Гайдай — «Эскадра һәлакәте» (А.Корнейчук), Кузнецов — «Габбас Галин» (Ш.Камал), Отелло — «Отелло», Кент — «Король Лир» (В.Шекспир), Аркадий — «Безнең шәһәрнең егете», Сафонов — «Рус кешеләре» (К.Симонов), Эрнст — «Профессор Мамлок» (Ф.Вольф), Булат — «Мәрьям» (Н.Исәнбәт), Мостафа — «Ялкын» (Т.Гыйззәт) һ.б.
ТАССРның атказ. арт. — 1945 ел.