(1892–1981)
Татар театрына нигез салучыларның берсе. 1909 елда «Сәйяр» труппасында эшли башлый, 1913 елда «Нур» труппасына күчә.
Гражданнар сугышы елларында фронт бригадаларында һәм Казанда «Аң» труппасында эшли.
1920 еллар башында К.Шамил бик актив эш алып бара: яңа төзелгән «Бишбалта», «Елга аръягы», «Татар яшьләре» театрларында артист һәм режиссер, Мамадышның «Сабанчы» труппасында җитәкче, Уфада, аннары яңадан Казанда Татар академия театрында эшли. Ул 1920 елларның ахырыннан 1933 елга кадәр Әстерхан татар театрының, 1933–1934 елгы сезонда Казан Татар яшьләр театрының баш режиссеры булып эшли. 1934 елдан — Татар академия театры артисты.
К.Шамил — төрле үзенчәлектәге образлар, бигрәк тә күпсанлы тискәре типлар иҗат иткән күренекле артист. Ул — образларның тышкы кыяфәтен, хәрәкәтләрен сурәтләп, төрле детальләр ярдәмендә рольнең эчке халәтен ачып бирүче оста.
Төп рольләре: Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал), Динмөхәммәт — «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» (С.Рәмиев), Кулигин — «Яшенле яңгыр» (А.Островский), Перчихин — «Мещаннар», Лука — «Тормыш төбендә» (М.Горький), Полоний — «Гамлет», Шут — «Король Лир» (В.Шекспир), Маркиз — «Мирандолина» (К.Гольдони), Бартоло — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше), Әхтәри — «Ташкыннар», Таймасов — «Таймасовлар», Апанас — «Изге әманәт» (Т.Гыйззәт), Суфый — «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), Дәрвиш — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Пастор — «Салют, Испания!» (А.Афиногенов), Хаҗи — «Миңлекамал», Шәйхулла — «Тормыш җыры» (М.Әмир), Рәхимҗан — «Якты юл» (Р.Ишморат), Конюков — «Көннәр һәм төннәр» (К.Симонов), Земляника — «Ревизор» (Н.Гоголь), Җиһанша — «Әбли авылы» (Ф.Хөсни) һ.б.
ТАССРның хал. арт. — 1940 ел.