1940 елның 22 февралендә Азнакай районы Буралы авылында туа.
1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Танылган, көчле драматик артист. Ул уйнаган төрле характердагы төп геройлар барысы да диярлек фикер иясе. Эчке дәртен тиешле бәйдә тоткан хәлдә артист аларның кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән тамашачыга җиткерә ала. Аның шәхесләре заманча уйлыйлар һәм үзләрен дөрес итеп тоялар.
Аның рольләре: Рамай — «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Ринат — «Кайда соң син?», Зөфәр — «Соңгы хат» (X.Вахит), Кариб — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин), Анджело — «Чамасына күрә чарасы» (В.Шекспир), Айдын — «Айдын» (Җ.Җаббарлы), Дятлов — «Баһадирлар» (Н.Погодин), Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), Таланов — «Ябырылу» (Л.Леонов), Манагаров — «Чит кеше» (И.Дворецкий), Гариф — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев), Саматов — «Чикләвек төше» (Г.Ахунов), Василий — «Әгәр ташлап китсәң» (М.Сторожева), Большов — «Агай-эне ак мыек», Паратов — «Бирнәсез кыз» (А.Островский), Наил — «Синең урыныңа кайттым» (Р.Хәмид), Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Саттар — «Монда тудык, монда үстек», Гайнулла — «Дуслар җыелган җирдә», Галимулла — «Хушыгыз!», Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера», Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин), Бостан — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Аксак — «Бичура» (М.Гыйләҗев), Фатих бай — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), Туктамыш хан — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Богатырев — «Бер төн» (Б.Горбатов), Әлмөхәммәт — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Хәнәви — «Күрәзәче» (З.Хәким) һ.б.
РСФСРның хал. арт. — 1988 ел.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1998 ел.