Гүзәл Сәгыйтова
Вазифагыз: "Мәдәният дөньясында" тапшыруының алып баручысы, "Хәерле иртә!" тапшыруының хәбәрчесе.
Туган көнегез: 13 март.
Балачакта кем булырга теләгән идегез: әти-әнием дә, әбием дә укытучылар булгач, 9нчы сыйныфка кадәр үземне бары укытучы итеп кенә күрә идем.
Белемегез: филология фәннәре кандидаты.
Телевидениегә ничек эләктегез: телевидение турында бик озак хыялландым. Ниндидер карарга килгәнче еллар узды, ниһаять, ике ел элек Уфада радиода эшләү тәҗрибәсен букчама салып, хыялым артыннан Казанга юл тоттым.
Иң яратканыгыз: тормышны яратам, ул бүләк иткән кадерле кешеләрне, мөмкинлекләрне, туган җиремне, Казанымны...
Нәрсә ачуыгызны чыгара: кәефем булмаса – бар нәрсә дә. Төрле вакыйгалар, ситуацияләрне кабул итү күңел халәтенә бәйле.
Сезнеңчә, профессиональлек нәрсә ул: мин омтылган биеклек. Нинди генә очракта да эшеңне югары дәрәҗәдә башкару.
Хыялыгыз: җирдәге иң бәхетле кеше булу!
Тормыш максаты: югарыда әйтелгәнне чынга ашыру.
Тормышта иң зур уңышыгыз: иң зур уңышым алда әле! Һәр кешене әнә шул ышаныч яшәтәдер.
Күңелегезне төшергән иң зур нәрсә: югалып калган, үз-үземә ышанмаган чакларым. Кешеләрдә - нахакка сүз сөйләү, хыянәт.
Мавыгуларыгыз: театр, китаплар, бию.
Тормыш мәгънәсе: эшем. Үземне кешеләргә, җәмгыятькә кирәкле итеп тою, татар дөньясын үстерүдә кечкенә генә булса да өлеш кертү.
Гаилә хәле: кияүдә түгел.
Тормышның барлык очракларына да киңәшегез: Илдар Юзеев сүзләрен бик яратам:
Бәхетле мизгелләр...
Бәхетсез сәгатьләр...
Барысы да мизгелдәй бер уза...
Нурыңны коеп кал,
Гомереңне тоеп кал
Тормыш – ул серле бер могҗиза!
"Татарстан – Яңа Гасыр" тамашачыларына теләкләрем… Вакытыгызны бушка сарыф итмәгез! Һәрвакыт ни белән булса да мәшгуль булыгыз. Бу иң арзан һәм иң яхшы дару. Яшәргә ашыгыгыз!