поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СӘГЫЙРЕВ ГАКЫЙЛЬ

(1938–2009)

Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйрев 1938 елның 15 февралендә Татарстанның Октябрь районы (1997 елдан Нурлат районы) Әхмәт авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк, аның әтисе Шәрифулла фронтка китә һәм 1941 елның көзендә Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югала. Гакыйль әнисе Хәбибҗамал кулында тәрбияләнеп үсә. Үз авылларында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул бишенче, алтынчы сыйныфларда укуын күрше Биккол авылына йөреп дәвам иттерә. Ләкин авырып китүе сәбәпле, алтынчы сыйныфны аңа бу авылда төгәлләргә насыйп булмый. 1951 елда әнисе Хәбибҗамал, ике баласын ияртеп, үзенең туган якларына – Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылына күченеп кайта. Биредә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, рәссам булырга хыялланган Гакыйль Пенза шәһәрендәге сәнгать мәктәбенә китәргә дип җыенганда гына, умыртка сөяген имгәтүдән аяк-куллары хәлсезләнә башлап, сәнгать мәктәбе урынына табиблар юлламасы белән Самара шәһәрендәге хастаханәгә барып эләгә. Дәвалаулар уңай нәтиҗә бирми, 1957 елда операция ясауның да файдасы тими, Гакыйль аяк-кул хәрәкәтләре бик нык чикләнгән урын өсте авыруына әйләнеп кала.

Бөтенләй урын өстендә ята башлагач, Гакыйль күп итеп китаплар укырга, кайчан булса да кирәге чыгар әле дип, күңеленә килгән уй-фикерләрне кәгазьгә теркәп барырга тырыша. Куллары эшләмәсә дә, карандашны яисә ручканы тешләренә кыстырып язарга өйрәнә.

Гакыйль Сәгыйревнең беренче шигырьләре 1960 елда район үзәге – Нурлат шәһәрендә нәшер ителә торган «Дуслык» газетасында дөнья күрә. Озакламый Казандагы газета-журналларда да исеме күренә башлый, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында яшь шагыйрь турында зур язма басыла, журналист Луиза Хәйруллина Лениногорск телевидениесеннән аңа багышланган зур тапшыру оештыра, шагыйрьнең бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыкка (1968) урнаштырыла, ә 1970 елда Татарстан китап нәшриятында «Тормыш җиле» исеме белән беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга. «Айбагарлар» дип аталган икенче китабы исә 1983 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була.

1994 елда Татарстан китап нәшрияты әдипнең сайланма әсәрләр төсендә төзелгән зур гына тупланмасын («Кабатланмас моң») укучыларга тәкъдим итә. Шул җыентыкны тулаем рус теленә тәрҗемә итеп, татарча оригиналлары янәшәсенә русча тәрҗемәләрен урнаштырып һәм авторның үз рәсемнәре белән бизәп, Самара шәһәрендә уникаль китабы дөньяга чыга. Димитровград (Мәләкәс) шәһәре дә шагыйрь иҗатына битараф калмый: «Ике кояш» дип аталган күләмле җыентыгын укучыларга бүләк итә.

Рәсем сәнгатендәге уңышлары өчен Г.Сәгыйрев 1999 елда Халыкара «Филантроп» оешмасы бүләгенә лаек була. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтү оешмасы игълан иткән бәйгедә (анда дөньяның 62 төбәгеннән бер мең инвалид катнаша) Г.Сәгыйрев график рәсемнәре белән җиңү яулый. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе дә (2001).

Ул 2009 елның 29 июлендә Ульяновск өлкәсе Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә вафат була.

Г.Сәгыйрев – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш җиле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 63 б. – 6000 д.
Айбагарлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 48 б. – 4000 д.
Кабатланмас моң: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 207 б. – 5000 д.
Ике кояш: шигырьләр, хикәяләр. – Димитровград: Симбирская книга, 2000. – 347 б. – 1000 д.
Шатлыклы иртә: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 32 б. – 3000 д.
Йөрәк сере: шигырьләр, поэмалар, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 303 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Юзеев И. Шигырьдә – рәссам, рәсемдә – шагыйрь // Казан утлары. – 1998. – № 2. – 177–179 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»