|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. СӘГЪДӘТШИН КАМИЛКамил Шәмгун улы Сәгъдәтшин 1952 елның 29 февралендә Татарстанның Спас (элекке Куйбышев) районы Иске Рәҗәп авылында дөньяга килә. 1959–1969 елларда ул Иске Рәҗәп урта мәктәбендә укый. Камил өченче сыйныфта укыганда район үзәге – Болгар шәһәрендә нәшер ителүче «Яңа тормыш» газетасында беренче мәкаләләре басылып чыга. Мәктәп елларында аның кечкенә хикәяләре, шигырьләре әледән-әле «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында, «Ялкын» журналында дөнья күрә. 1969 елда ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. |
Иң күп укылган
|