поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СӘГЪДИ РӘДИФ

Драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъди (Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев) 1957 елның 17 июлендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Сабый чагыннан әнисенең туган авылы – Кама Тамагы районының Балчыклы авылында тәрбияләнеп үсә. 1964 елда шушы авылның башлангыч мәктәбенә укырга керә, бишенче сыйныфны күрше Иске Казиле авылы мәктәбендә тәмамлагач, әнисе аны 1970 елда янә Казанга алып китә һәм шәһәрнең 113 нче татар мәктәбенә (хәзер 4 нче номерлы татар гимназиясе) укырга бирә. Биредә укыганда Рәдиф театр студиясенә йөри, баянда уйнарга өйрәнә, ныклап спорт белән шөгыльләнә, мәктәп стена газетасының иң актив авторларыннан берсе була. 1974 елны урта мәктәпне тәмамлап, Рәдиф Казан театр училищесына укырга керә. Өченче курска күчкәч, аны армиягә алалар. 1978 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, ул театр училищесында укуын дәвам иттерә. 1981 елда «Театр актеры» дигән диплом алып, үз теләге белән Әлмәт драма театрына эшкә китә. Анда ике ел актер булып эшләгәч, янәдән Казанга кайтып, берникадәр вакыт төзелештә мастер-бригадир булып эшли, аннары К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтен дәвам иттерә.

1986–1992 елларда Рәдиф Сәгъди – Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты студенты. Студентлык елларында ул җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, «Финляндиядә рәхәт, ди» дип аталган беренче сәхнә әсәрен яза. Аннан соң яшь авторның балалар өчен «Баһадурның бәхете» һәм «Баһадурның яңа дуслары» дигән әкият-пьесалары языла һәм К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә яшь тамашачыларга күрсәтелә. 1994 елда шул ук театрда сәхнәләштерелгән «Сынган беләзек» спектакле аеруча уңыш казана һәм театр репертуарының озын гомерле премьераларыннан берсенә әверелә. Драматургның сәхнәгә куелган яки куелуны көткән «Яз галәмәте» (1998, комедия, К.Тинчурин театры), «Гүзәл Аппаксылу» (2001, әкият-пьеса, Казан Яшьләр театры), «Ирләр яуга киткәндә» (тарихи драма), «Ана күңеле балада...» (әкият-пьеса) исемле пьесалары да бар.

Рәдиф Сәгъди әдәбиятның проза жанрында, бигрәк тә аның детектив төрендә нәтиҗәле эшли. 1990–2002 еллар арасында аның «Идел» журналы битләрендә «Канга буялган алтыннар», «Гаилә сурәте», «Кыйммәтле килешү», «Алло, хәлләр ничек?» детектив повестьлары һәм «Ике кояшлы дөнья» исемле фантастик романы басылып чыга. Автор бу юлда әсәрдән әсәргә сизелерлек уңышларга ирешә бара. 2003 елда әдипнең проза әсәрләре тупланган «Канга буялган алтыннар» исемле китабы басылып чыга. Китап укучылар арасында популярлык казанып, «Ел китабы – 2004» бәйгесендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында Р.Сәгъдинең «Ирдәүкәләр» исемле китабы дөнья күрә.

Р.Сәгъди 2000–2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бүлеген җитәкли. 2005 елның көзеннән ул «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 2005 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елдан ул К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында.

Р.Сәгъди – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Канга буялган алтыннар: роман, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 192 б. – 3000 д.
Ирдәүкәләр: романнар / кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 384 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Яһудин Э. Сәхнәдә «Сынган беләзек» // Шәһри Казан. – 1997. – 12 июнь.
Маннапова Ф. Казан артистлары Уфаны алкышлатты // Кызыл таң (Өфө). – 1998. – 23 сент.
Гарипова Х. Имәндәй ир затларының кәүсәләре ник чери? // Шәһри Казан. – 2001. – 16 март.
Солтан И. Йөзек кашлары артсын // Шәһри Казан. – 2001. – 18 май.
Гыймранова Д. Театрга гашыйк булыгыз! // Казан утлары. – 2003. – № 2. – 124–130 б.
Бариев Р. «Сынган беләзек» сынатмый // Мәдәни җомга. – 2003. – 7 март.
Айтуганов Б. Милли байрак астында // Татарстан хәбәрләре. – 2003. – 22 гыйнв.
Сираҗи И. Татар барда хәтәр юк // Татарстан яшьләре. – 2005. – 24 сент.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»