поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САТТАРОВ ҮЗБӘК

(1922–1982)

Балалар язучысы Үзбәк Газиз улы Саттаров 1922 елның 8 мартында Татарстан Республикасының Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1939 елда Әлмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Казан Коммуналь төзелеш инженерлары институтында, аннары Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә Урал индустриаль институтында укый, ләкин институтны тәмамларга туры килми – 1941 елның августында аны армия хезмәтенә чакыралар. Бер ел хәрби училищеда укып техник-инженер белгечлеге алганнан соң, Ү.Саттаров сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була, Курск, Воронеж, Белгород өлкәләрен, Украинаны азат итү сугышларында катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены (1945) һәм медальләр белән бүләкләнә.

1947 елда армиядән кайткач, Ү.Саттаров Казан дәүләт химия-технология институтының өченче курсыннан укуын дәвам иттерә һәм аны 1950 елда тәмамлагач, 1952 елга кадәр Кемерово шәһәрендәге химия комбинатында башта – инженер-конструктор, аннары проектлар бүлегенең өлкән инженеры булып эшли.

1952 елның августында Ү.Саттаров туган шәһәре Әлмәткә кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1982 елның 7 октябрендә Әлмәт шәһәрендә кинәт вафат була) Татарстан нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрендә механик, инженер, баш инженер, ә 1965–1982 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары булып эшли. Югары квалификацияле белгеч-инженер, уйлап табучы буларак, Татарстан нефть һәм газ сәнәгате үсешенә үзеннән зур өлеш кертә, нефть һәм газ җыю, ташу һәм хәзерләү техникасына, технологиясенә кагылышлы күп кенә фәнни хезмәтләр яза. Бу өлкәдәге хезмәтләре өчен ул «Техник фәннәр кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә һәм «РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Бер үк вакытта Ү.Саттаров әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә, татар балалар әдәбиятында миниатюр хикәяләре белән таныла. Ул Ватан сугышына кадәр үк каләм тибрәтә башлый, ләкин аның әдәбиятта актив эшләве узган гасырның җитмешенче елларына туры килә. Бу елларда әдипнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язган бәләкәй хикәяләре-миниатюралары цикл-цикл булып «Казан утлары» журналында еш басыла. 1980 елда алар, бергә тупланып, «Алма биргәч ни дияргә?» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Нәниләр дөньясының сафлыгын, самимилеген, ышанучан, садә беркатлылыгын тормышчан ситуацияләр, оста тотып алынган детальләр аша сурәтләгән бу хикәяләр үзләренең җыйнаклыгы һәм образлы теле белән аерылып тора. Хикәяләрнең тәрбияви әһәмияте дә зур: алар нәниләрне кечкенәдән үк дөньяны танып белергә, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен аңлап үсәргә өйрәтәләр.

Ү.Саттаров – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Алма биргәч ни дияргә?: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 95 б. – 4000 д.
Алма биргәч ни дияргә?: хикәяләр. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 96 б. – 3000 д.
Молекулалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Рухият, 2000. – 192 б. –3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәйзуллин Р. Үзбәк абый үзе иде // Казан утлары. – 2002. – № 3. – 184–185 б.
Фәйзуллин Р. Кеше китә, җыры кала // Ватаным Татарстан. – 2002.– 31 авг.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»