поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САТТАР РӘХИМ

(1912–1943)

Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) 1912 елның 15 августында Башкортстан Республикасының Чишмә районы Түбән Хаҗәт авылында игенче гаиләсендә туа. Ул балачактан ук әдәбиятка гашыйк булып үсә, дүртенче сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлый. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, туган төбәгендә төрле эшләрдә эшли, шигырьләр язуын дәвам иттерә. Шул елларда Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында аның яшьлек хисләре белән өртелгән беренче лирик парчалары басылып чыга.

Урта мәктәпне Р.Саттар Уфа шәһәрендә тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләрне анда Нәкый Исәнбәт укыткан була. Бу хәл егетнең иҗат эше белән шөгыльләнү хыялын тагын да ныгыткан булса кирәк. Урта мәктәпне тәмамлагач, Р.Саттар төрле җирләрдә йөри, Донбасска барып эшләп кайта, Башкортстанның Учалы районында урман кисү эшендә дә чыныгу ала. Шунда эшләгәндә 1932 елны ул гаилә корып җибәрә, бераздан исә армиягә алынып, Байкал чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт вазифаларын үтәп кайта.

1937 елда Р.Саттар гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Берникадәр вакыттан соң күңеленә яраклы эш тә таба: «Кызыл яшьләр» газетасында (хәзерге «Татарстан яшьләре») әдәби хезмәткәр булып эшли башлый, сугыш алды елларында газетаның җаваплы мөхәррире урынбасары вазифаларын башкара. Бер үк вакытта аның иҗат активлыгы да арта: газета битләрендә яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, очерк язмалары, шигырьләре, әдәби тәрҗемәләре басыла.

Ләкин сугыш афәте тыныч тормыш агышын да, иҗат хыялларын да кискен үзгәртә: 1941 елның җәендә Р.Саттар үзе теләп фронтка китә. Десантчы сыйфатында ул фашистлар тылында үткәрелгән күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша. 1942 елның маенда булган шундый операцияләрнең берсендә чолганышта калып, Р.Саттар фашистлар кулына эләгә һәм, берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге хәрби әсирләр лагеренда газап чиккәннән соң, Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла. Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша һәм озакламый Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган антифашистик оешманың иң ышанычлы әгъзаларыннан берсе булып китә. Ул әсирләр лагеренда һәм мәгълүм «Идел-Урал» легионында антифашистик листовкалар язып таратуда актив катнаша. 1943 елның август аенда яшерен оешма фаш ителеп, җәлилчеләрне кулга алганда, Р.Саттар да шул исемлектә була, әмма ул, үзе сизенепме яисә җае чыгыпмы, 1943 елның июнь аенда ук лагерьдан качып китә. Аның шуннан соңгы язмышы әлегәчә билгесез.

Р.Саттар 1942–1943 елларда Смоленск, Борисов, Вустрау, Радом һәм Берлиндагы хәрби әсирләр лагеренда чагында да шигырьләр яза. Ватанны, туган җирне сагыну, фашистларга нәфрәт хисләре белән сугарылган шундый шигырьләрнең ике дистәгә якыны («Ант», «Шөһрәт», «Әнкәмә хат», «Әсирләр», «Халкым өчен», «Бүленгән җыр», «Очрашу» һ.б.) «Тоткынлыкта» исемле кулъязма җыентык рәвешендә туган илгә дә кайтып ирешә һәм берничә тапкыр матбугатта басылып чыга. Әдипнең зур булмаган шигъри мирасыннан үрнәкләр «Җыр дәвам итә» (Казан, 1966, 1985) исемле җыентыгында, шулай ук рус теленә тәрҗемәдә «Три поэта-воина» (Казан, 1979) исемле китапта да нәшер ителә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Җыр дәвам итә: шигырьләр / төз. Ил. Саттаров; кереш сүз авт. М.Хөсәен. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 64 б. – 6000 д.

* * *
Три поэта-воина: стихи (А.Алиш, Х.Музай, Р.Саттар). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 80 с. – 7000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәмиди Н. Мусаның якташы // Татарстан яшьләре. – 1966. – 3 февр.
Мостафин Р. «Президент» доносы // Соц. Татарстан. –1969. – 7 гыйнв.
Камалов Б. Җәлилче батыр // Соц. Татарстан. – 1969. – 7 гыйнв.
Саттаров Ил. Әтиемә хат // Татарстан яшьләре. – 1969. – 27 сент.
Шакир С. Биргән антын бозмас халкына... // Соц. Татарстан. –1972. – 8 сент.
Дәүли Н. Мусалар дивизиясеннән солдат кайтты // Н.Дәүли. Ак янында кара. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 84–87 б.
Әминев Ю. ...Рухым иркен, хөр кала // Соц. Татарстан. – 1981. – 16 апр.
Шакир С. Димнең җырчы егете // Казан утлары. – 1982. – № 8. – 182–183 б.
Саттаров Ил. Әтием әсәре // Казан утлары. – 1996. – № 2. – 155–157 б.
Исмәгыйлева З. Бүленгән җыр ялганырмы? // Татарстан яшьләре. – 2004. – 12 окт.

* * *
Мустафин Р. Поэзия в солдатской шинели // Сов. Татария. – 1979. – 13 мая.
Саттаров Ил. Завещание // Казань. – 1998. – № 5–6. – С. 34–39.
Саттаров Ил. Разговор с отцом // Казань. – 2000. – № 5. – С. 30–34.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»