|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Сана, кәккүк, сана таңнарымны (Хәмдүнә Тимергалиева)Луиза Батыр-Болгари көе Разил Вәлиев сүзләре
Айлы иде кичләр,
Якты иде көннәр.
Кемнәр назлый хәзер,
Сөя сине кемнәр?
Шатлык тулы иде
Безнең уртак таңнар.
Минем хәлне аңлар
Сагышлы җаннар.
Сана, кәккүк, кәккүк, сана таңнарымны,
Сана, кәккүк, кәккүк, сана төннәремне.
Көннәремә салдың кәккүкләрнең моңын,
Кочагыңа алдың хәзер кемнәрне?
Уртак иде еллар,
Уртак иде айлар.
Минем йөрәк әле
Һаман ярсу, кайнар.
Уртак иде язлар,
Уртак иде көзләр.
Синнән башка йөрәк
Ничек соң түзәр?
Сана, кәккүк, кәккүк, сана таңнарымны,
Сана, кәккүк, кәккүк, сана төннәремне.
Көннәремә салдың кәккүкләрнең моңын,
Кочагыңа алдың хәзер кемнәрне? |
Иң күп укылган
|